Уфада 26нчы сайлау бүлегендә 132нче мәктәп директорының күпләп бюллетеньнәр ташлавы ачыкланган. Казанда 37нче сайлау бүлегенә кешеләрне кызыл автобусларга төяп китергәннәр.
Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында хаҗда булган татарстаннар да бүген тавыш бирде. Татарстан Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рөстәм Батров хәбәр иткәнчә, алар Җиддә шәһәрендә урнашкан Русия консуллыгында сайлаган.
"Казан Арена"дагы концерт көндезге 4тә башланды. Урамда яңгыр, салкын. Кемдер китә, кемдер халык арасында биеп җылына. Алып баручылар Игорь Николаев, Сергей Лазарев чыгышы көтелә дип кыздыра. Араларында бер татар йолдызы булачак. Кичкә таба Салаватның чыгышы көтелә, диде алып баручылар.
Полиция хезмәткәрләре Азатлыкка мәйданга 50 мең кешенең килүе көтелә дип әйтте.
Менделеевскида канун бозулар яшерелә
Менделеевски каласындагы 1912 нче сайлау бүлегендә күзәтүчеләр өчен шартлар тудырылмаган. Сайлаучылар бүлекә килгәч, бюллетеньнәр алганы, имзалар куйганы күзәтүчеләргә күренми. Бер сайлаучы тартмага өч бюллетень салмакчы булган. Ләкин сайлау кәгазьләре идәнгә төшеп китә. КПРФ күзәтүчесе Нурия Дюжакина әлеге бюллетеньнәрне күтәрә һәм "бу - сайлауны бозу" дип белдерә. Менделеевски сайлау комиссиясе вәкиле Рафаэль Сабитов бюллетеньнәрне Дюжакина кулыннан тартып ала.
Менделеевски территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы, КПРФ күзәтүчесе Равил Сабиров "Кечкенә шәһәрләрдә сайлаучы аз килә. Безгә теге яки бу сәгатькә күпме сайлаучы килүен дә әйтергә теләмиләр, сайлаучылар имзалары белән танышырга рөхсәт бирмиләр", ди.
Әлеге шәһәрнең берничә урынында "Бердәм Русия"нең сайлау белән бәйле реклам такталары эленеп тора. Аларның берсе "Зеленая" урамында иде.
Башкортстанда тавыш бирү җирле вакыт белән 20:00да тәмамланды (Казан вакыты белән 18:00). Тавыш бирүгә 53%тан артык кеше килгән, дип хәбәр ителә. 3426 сайлау бүлегендә Дәүләт Думасына сайлаудан тыш җирле үзидарә сайлавы һәм Башкортстан Корылтаенда берничә урынга сайлау узды.
Татарстан буенча яңа саннар:
18.00 вакытына татарстаннарның 69,40%-ы тавыш биргән.
Иң күп тавышлар Апас районы (97,52%), Әтнә районы (97,46%), Кайбыч районында (97,01%) бирелгән.
Казан, гадәттәгечә, артта бара: Авиатөзелеш районы – 44,58%, Яңа Савин районы – 43,31%, Совет районы – 42.82%.
Сергей Наумкин: "Башкортстанда сайлау хәрәмләшүләр белән узды"
"Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлеге башлыгы Сергей Наумкин республикада Дума сайлавының хәрәмләшүләр, янаулар белән үтүе, административ ресурсның кулланылуы турында сөйләде.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әкъзам Гобәйдуллин Бердәм мәгълүмат үзәгендә чыгыш ясап, Татарстанда кичке алтыга 2 миллион кеше чамасы (69,4%) тавыш биргән, дип белдерде. 2015 елгы сайлауда бу вакытта 72,53% кеше тавыш биргән иде. Республиканың 10-12 районында халыкның 90 проценттан артыгы сайлауга килгән.
"Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 26 мөрәҗәгать килде. Берничәсе кешеләрнең сайлаучылар исемлегендә булмавы белән бәйле. 2 мөрәҗәгать тартма тишекләренең тиешлу булмавына карады. Җитешсезлекләр юкка чыгарылды. Шулай ук камерада технологик җиһазның булмавына шикаятьләр килде", дип сөйләде ул журналистларга.