Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге

Русиядә Дума сайлау: хәбәрләр тасмасы

  • Русиядә Бердәм сайлау көне тәмамланды. Экзит-пол нәтиҗәләренә күрә, Думага партия исемлекләренннән дүрт фирка вәкилләре үтә: "Бердәм Русия", ЛДПР, КПРФ һәм "Гадел Русия"
  • Татарстанда 17,6% бюллетень саналганан, сайлаучыларның 76,5%ы катнашкан, алда зур өстенлек белән "Бердәм Русия" (93,5%)
  • Күзәтүчеләр Кукмара, Чаллы, Менделеевскида хәрәмләшү һәм канун бозу очраклары турында хәбәр итә
  • Башкортстанда сайлаучыларның 53%ты катнашкан дип хәбәр ителә, анда да 70% чамасы тавыш белән алда "Бердәм Русия" (93,5%) бара

ФОМ (Иҗтимагый фикер фонды) да сораштырулар нәтиҗәсен игълан итте

Аларның экзит-пол нәтиҗәләренә күрә "Бердәм Русия" 44,5% тавыш җыя, КПРФ — 16,3%, ЛДПР — 14,3%, "Гадел Русия" — 7,6%, "Яблоко" — 2,6%. ФОМ мәгълүматларына күрә башка фиркаләр 1%тан азрак тавыш җыйган.

Исегезгә төшерәбез, ВЦИОМ һәм ФОМ китергән нәтиҗәләр - иҗтимагый фикер сораштырулары гына, алар соңгы нәтиҗәләрдән аерылырга мөмкин.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә Татарстан буенча беренче экзит-пол нәтиҗәләре игълан ителде. 5 меңнән артык кешене сораштыру нәтиҗәләре шундый: "Бердәм Русия" 79,6 процент җыйган, КПРФ - 6,3 процент. ЛДПР 4,1 процент җыеп, "Гадел Русия" өчен 4 процент кеше тавыш биргән. Сораштырулар нәтиҗәләренә күрә калган фиркаләр бер процент та җыя алмаган.

Бермандатлы бүлгеләрдә дә Бердәм Русия шактый алда бара диелә. Идел буе районында 51,5 процент белән Фатих Сибагатуллин җиңә, икенче урында коммунист Виктор Пешков (13,2%), Мәскәү районында Бердәм Русиядән Илдар Гыйлметдинов (46,1%), икенчедә коммунист Хафиз Миргалимов (15,9%) Түбән Кама сайлау бүлгесендә Бердәм Русиядән Айрат Хәйруллин (51,8%) КПРФтан Алберт Яһүдин (13,8%), Чаллыда Әлфия Когогина (БР, 43,6%), Татьяна Гурьева (16%), Үзәк сайлау бүлгесендә Иршат Минкин (БР, 44,4%), Артем Прокофьев (КПРФ, 13,1%), Әлмәттә Ринат Хәеров (БР, 53%), Александр Агафонов (КПРФ, 14,1%).

Видеойомгак: Татарстандагы сайлауларда хәрәмләшүләр

Татарстандагы сайлауларда хәрәмләшүләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Татарстанда 18 сентябрьдә узган сайлауларда шактый гына канун бозу очраклары турында хәбәр ителде. Азатлык видеосында - әлеге сайлауларның һәм хәрәмләшүләрнең кайбер мизгелләрен чагындырган көн йомгагы.

Яңгыр астында узган сайлау концертына Рөстәм Миңнеханов килмәде

Яңгыр астында узган сайлау концертына Рөстәм Миңнеханов килмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00

"Казан-Арена"да туктаусыз яңгыр астында "Мин сайладым!" тасмасы белән сайлау концертын караучылар Татарстан президентын күрә алмады. Аның килүе көтелсә дә, ул килмәде. Тамашачыны Миңнеханов урынына хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков сәламләде, сайлау көне белән котлап "бик зур рәхмәт сезгә!" диде.

XS
SM
MD
LG