Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов: Сайлау гадел үтте, хәрәмләшүләр санау минем эш түгел"


Илдар Гыйлметдинов: "Сайлау гадел үтте, хәрәмләшүләр санау минем эш түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Татартанда Бердәм Русиядән Думага сайланган Илдар Гыйлметдинов сайлау гадел үтте дип саный. "Көндәшләрнең сөйләргә сүзләре, эшләгән эшләре юк, мин ЦИК әгъзасы түгел, мин депутат, кемнеңдер хәрәмләшүләрен санап, карап йөрмим", диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Дума депутаты, Татар милли мохтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдинов фикеренчә, Татарстанда сайлаулар гадел үткән. Интернетта чыккан хәрәмләшү видеолары да аны гаҗәпләндермәгән, ул көндәшләренең сайлауга начар әзерләнүләрен, халык белән очрашмауларын әйтә.

"Кемнәрнеңдер эшләмәгәне аркасында "сайлаулар гадел түгел" дип сөйләп йөрү дөрес булмас. Эшләргә кирәк иде, менә мин үзем көндәшләремнең районнарда кешеләр белән очрашып йөргәнен күрмәдем. Үзебез исә 190лап очрашу, чара уздырдык. Йөрергә, очрашырга кирәк, менә шул вакытта инде кеше сезне сайлар. Ә беркая да йөрмичә, телевизордан чыгып, кычкырып, тегеләй-болай, ботка ясап, "Менә нишләп анда-монда сезне күрсәтәләр, ә безне күрсәтмиләр" дип йөреп булмый. Ә ни өчен күрсәтергә тиеш соң сезне алар, әгәр конкрет эшегез булмагач? Сөйләргә сүзләре юк, эшләгән эшләре юк. Безнең эшләгән эшләребез дә бар, алга таба эшләргә теләгебез дә бар", диде Гыйлметдинов.

Алай да, хәрәмләшүләр бер дә булмады дип әйтәсезмени, Русия буенча да шактый видеодәлилләр чыкты бит дигәч тә, "Мин Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы түгел, мин депутат, шуңа күрә кемнеңдер ниндидер хәрәмләшкәннәрен санап, карап йөрмим, ул минем эш түгел", дип өстәде ул.

Бу сайлауда 27нче Мәскәү сайлау бүлгесендә Гыйлметдиновның 74,7 процент тавыш җыйганлыгы игълан ителде. Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында ул Мәгариф комитетында булачагын әйтте.

XS
SM
MD
LG