Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта БМО гомум җыены кысаларындагы очрашуларда кырымтатар мәсьәләсе күтәрелде


Нью Йоркта кырымтатарлар бәйрәмендә
Нью Йоркта кырымтатарлар бәйрәмендә

Кырымтатар Милли мәҗлесе лидеры Мостафа Җәмилев һәм Украина президенты, Украина чит ил эшләре министры Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда кырымтатарлар хокуклары бозыла дип белдерә.

Кырымтатар Милли мәҗлесе ветераны Мостафа Җәмилев БМО гомум җыены сессиясендә катнашырга Нью-Йоркка килде һәм чара алдыннан Вашингтондагы бер форумда Русиянең Кырымда атом-төш коралы урнаштыруы турында сөйләде.

“Без ачыклаган мәгълүматларга караганда, ярымутрауның Кызылташ тирәсендә алты атом-төш ракетасы урнаштырылган,” ди ул.

АКШ конгрессы вәкилләренә Җәмилев Кырым Русиянең хәрби базасына әйләнде, Русия гаскәрләре көче биш тапкырга артты, дип белдерде.

Мостафа Җәмилев һәм Мадлен Олбрайт
Мостафа Җәмилев һәм Мадлен Олбрайт

Бүген ачылган БМО гомум җыены сессиясе кысалырында Украина чит ил эшләре министры Павел Климкин һәм Төркия чит ил эшләре министры Мәүлет Чавушоглы очрашып, кырымтатарлар яшәеше һәм Кырымда узган Дума сайлаулары турында сөйләште.

Павел Климкин һәм Мәүлет Чавушоглы
Павел Климкин һәм Мәүлет Чавушоглы

Шулай ук Нью-Йоркка БМО җыенына килгән Украина президенты Петр Порошенко Катар әмире Тамим бин Һамад әл-Тани белән очрашып, кырымтатарлар хокукларын яклау турында фикер алышты.

XS
SM
MD
LG