Accessibility links

Кайнар хәбәр

Резеда Әхиярованың "Сөембикә" операсы киләсе елда сентябрьдә куелачак


Театр сезоны ачылуга багышланган матбуат очрашуында
Театр сезоны ачылуга багышланган матбуат очрашуында

Казан опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, Әхиярова операны тәмамлап килә, шулай ук оркестрга салу эшләре бара.

Казанның Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Резеда Әхиярованың "Сөембикә" операсын куярга җыена. Бу хакта опера һәм балет театрының яңа сезон ачылу һәм эш планнарына багышланган матбугат очрашуында театр җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Әхиярова операны тәмамлап килә, шулай ук оркестрга салу эшләре бара.

“Татар халкын сокландырырлык бөек шәхесләре бар, Сөембикә шундыйлардан”, ди Мөхәммәтҗанов.

Операның премьерасы киләсе елга сентябрьгә планлаштырылган, дип белдерде опера һәм балет театры җитәкчесе.

Күп кенә тамашачылар Казанның опера һәм балет театрында татар әсәрләре куелмауга зарлана. Әле дә октябрь аенда бер генә татар операсы яки балеты да афишага кертелмәгән. Ноябрь аенда Нәҗиб Җиһановның “Җәлил” операсы куелачак һәм “Үзгәреш җиле” фестивале булачак. Театрның репертуарында барлыгы дүрт татар әсәре бар, алары да ай саен куелмый.

Гомумән, белегчләр татар классик музыкасын үстерү, халыкка ишеттерү эше Татарстанда начар куелган дип саный.

XS
SM
MD
LG