Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг мәхкәмәсе Малида изге биналарны җимергән әл-Мәһдине 9 елга хөкем итте


Әхмәт әл-Факи әл-Мәһди
Әхмәт әл-Факи әл-Мәһди

Һаагтагы хәрби җинаятьләр халыкара мәхкәмәсендә мәдәни мирасны юк итүгә бәйле беренче эш каралды.

Һаагадагы хәрби җинаятьләр халыкара мәхкәмәсе сугышчы Әхмәт әл-Факи әл-Мәһдигә 2012 елда Малидагы бәрелешләр вакытында Тимбукту шәһәрендәге изге урыннарны җимерүдә катнашканы өчен тугыз елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Һааг мәхкәмәсендә мәдәни мирасны юк итүгә бәйле беренче шундый эш каралды. Мәхкәмәдә Әл-Мәһди гафу үтенде һәм "Әл-Каидә" һәм "Ансар Дайн" исламчы төркемнәренә бирелгән булганлыгын сөйләде.

2012 елның июнь һәм июль айларында "Тимбуктуның ун иң мөһим һәм билгеле урыннарына һөҗүм оештырыла һәм мәдәни мирас юк ителә. Бу хәрби гамәл халык күңелен җимерүгә юнәлтелгән иде," ди хаким Рауль Пангалаган.

Прокурорлар әл-Мәһдине 9 елдан 11 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Әл-Мәһди Тимбуктуда тарихи төрбәләрне һәм дини корылмаларны җимерүдә катнашканын таныды. Әлеге корылмалар Тимбуктуда 14нче гасырда шәһәр суфичылык исламы һәм сәүдә үзәге булган вакытта төзелгән.

Тимбукту - Малиның төньягында урнашкан шәһәр. Биредә ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы өч мәчет, мәдрәсә һәм күренекле мөселманнар җирләнгән 16 төрбә бар.

XS
SM
MD
LG