Accessibility links

Мәскәүдә Ислам үзәген ачу планлаштырыла, каныгучылар булмасмы?


Татарлар Мәскәүнең Текстильщики бистәсендә мәчет төзелешенә каршы чыгучылар белән сөйләшә. 2010 елгы фото.
Татарлар Мәскәүнең Текстильщики бистәсендә мәчет төзелешенә каршы чыгучылар белән сөйләшә. 2010 елгы фото.

Тиздән Мәскәүдә Ислам үзәге ачылачак. Аны төзүгә дүрт ел вакыт киткән. Шул ук вакытта мәхәллә мөселманнары бу бинага да каныгучылар булу ихтималын кире какмый.

Ислам үзәге Яңа Мәскәү дигән урында төзелә. Аның эшен декабрь башына төгәлләргә исәп тоталар. Шул хакта Мәскәүнең Төньяк һәм Көньяк Бутово районнарының әлеге үзәкне төзеткән "Милость" җирле дини оешмасы җитәкчесе Марат Алимов белән сөйләштек. Әлеге оешма Русия мөфтиләр шурасына кергән Мәскәү мөселманнары Диния идарәсенә карый.

– Марат хәзрәт, Русиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Мәскәүдә дә мәчетләр яки мөселманнар белән бәйле булган башка шундый урыннар ачу проблемга әйләнде. Сез Ислам үзәген төзүгә ничек ирешә алдыгыз?

– Бу эш инде 2012 елда ук башланды. Яңа Мәскәү дигән урында мәхәллә кешеләре кушылып башта җир сатып алдык. Аннары икенче елны төзелешкә дип акча җыйдык. Акчабыз җиткән кадәр төзелешне алып бардык. Хәзер төзелеш дәвам итә һәм кышка инде аның эшен тәмамларбыз дип уйлыйм. Мәскәүдә бит төзелеш бик кыйммәт. Кемдер цемент бирә, кемдер башка чимал бирә. Әкренләп шулай төзибез. Хәзер тәрәзәләрне куйган, түбә япкан. Эчке эшләрне дәвам итәбез, җылылык кертәбез.

– Ислам үзәгендә нәрсәләр булачак?

– Ул 700 дүрткел метрлык бинага мәчет, балалар бакчасы, мәдрәсә, мәҗлес уздыру урыны, тәһарәтханә, Коръән сыйныфлары, гарәп теле курслары бүлмәләре урнашачак. Мәчеттә 1500 кеше намаз укый алыр дип уйлыйм.

Марат Алимов
Марат Алимов

Хәзер без мәхәллә офисын арендага алабыз. Аена ул 300 мең сумга төшә. Хакимият һәм мөфтиятләр акча бирмиләр, шуңа барысын да үз мөмкинлекләребезгә карап хәл итәбез. Яңа үзәк ачылгач ай саен арендага түләнә торган 300 мең сум үзебездә калачак, шуңа күрә бу акчаны туплап башка проектларга кертербез.

– Русиядә төзегән мәчетләрне кире сүттерү очраклары да бар. Сез мондый хәлләрдән курыкмыйсызмы?

– Кайбер структуралар җир алу, нинди рәвештә төзелешне алып бару белән кызыксыналар. Без хәзер Мәскәү үзәгендә урнашкан булып чыгабыз. Без төзибез, әмма сүттерсәләр, берни дә эшләп булмый. Бу дәүләттән Русия мөселманнарына золымлык булачак. Явыз Иван заманыннан мөселманнарга шундый золым кылганнар. Шул ук вакытта Русия мөселманнары һәрвакыт Мәскәүдәге хакимиятне яклап сугышкан. Нәрсәдер китереп чыгармасыннар дип куркабыз инде.

– Җир алганда, төзелеш вакытында каршылыклар чыкмадымы?

– Мәхәлләбез оешканга 11 ел булды. Шул дәвердә 11 тапкыр Русия президентлары булган Владимир Путинга да, Дмитрий Медведевка да мәчетләр сорап хат яздык. Безгә “Мәскәүдә мәчетләр җитә” дигән җавап килә торды.

Чынлыкта бу урында хәзер мәчет салу бик кирәк эш. Бутово районында 5 мең кешелек мәчет салу яхшы булыр иде. Мәскәү мэры Сергей Собянин Русия башкаласында яшәүчеләр өчен бөтен уңайлыклар булырга тиешлеген әйтә, әмма мөселманнарга Тынычлык проспектындагы Җәмигъ мәчетенә бару бик уңайсыз. Ул 1,5 сәгать вакыт ала. Мәчет эчендә урын булмаса, намазны урамда укырга мәҗбүрсең. Әле бит кайтасы да бар. Шуңа Бутово районында мәчет төзү бик кирәк.

Хәзер Мәскәүгә, гомумән, тагын өч мәчет кирәк. Яңа Мәскәү ягында Троицки шәһәрендә планлаштырыла инде. Генпланда 10-15 мең кешелек мәчет төзү карала, әмма мөселманнарга мәчет бигрәк тә Бутовода һәм Көньяк-Көнчыгышта кирәк иде.

Мәскәүдә хәзер 1200 чиркәү булды. Яңа чиркәүләр күп төзелде. Русларга да дини азык кирәк. Шуңа аларның өй яннарында гына чиркәүләр бар, мөселманнарга да гыйбадәтханә кирәк.

– Бутовода мәчет өчен җир биргәннәре булды кебек?

– Ике тапкыр бирделәр. Берсе – Төньяк һәм Көньяк Бутово арасында урын бирделәр дә кире алдылар, аннары быел кышын тагын бер җирдә урын биргәннәр иде, аны да алдылар.

XS
SM
MD
LG