Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес әгъзаларына басым арта бара


Киевта Кырымтатар Мәҗлесенә теләктәшлек чарасы. 29 сентябрь, 2016
Киевта Кырымтатар Мәҗлесенә теләктәшлек чарасы. 29 сентябрь, 2016

Русия Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне тыю карарын раслаганнан соң Кырымтатар Мәҗлесенең 6 әгъзасын Русиянең экстремизмга каршы идарәсенә чакыртып сорау алганнар.

Тагын 6 мәҗлес әгъзасын – Эмине Авамилева, Дилявер Аккиев, Мустафа Маушев, Бекир Мамут, Садых Табах һәм Шевкет Кайбуллаевны Кырымда Русия эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы идәрәсенә чакыртып административ протоколлар төзегәннәр. Мәҗлес әгъзасы Энвер Куртиев язма рәвәштә чакыру тәләп итеп бармаган, Абдураман Эгиз авыру сәбәпле бармаган бу идәрәгә. Чакырылганнарның барысы да эшчәнлеге тыелган Мәҗлес жыелышында катнашуында гәепләнә.

Бекир Мамутов
Бекир Мамутов

Сорауга чакырылганнар арасында “Къырым” газеты баш мөхаррире, мәҗлес әгъзасы Бекир Мамутов Азатлыкка шуларны сөйләде: “Без элек тә җыела идек, ләкин 22 сентябрьдә Ильми Умеровның өендә жыелганда Мәҗлес җитәкчесе Рефат Чубаров аннексияләнгән Кырымда хакимиятләр белән хәзмәттәшлек иткән мәҗлес әгъзалары Кырым мөфтие Эмирали Аблаев, Руслан Якубов, Айдер Аджимамбетовның вәкаләтләре туктатылганы хакында карар ителгәнен безгә белдерде скайп аша. Менә бу мәсьәлә белән кызыксындылар миннән сорау алу барышында. Мәҗлесне тыю карарыннан соң безнең эшчәнлегебез турында прокуратура күрсәтмә биргән эчке эшләр хәзмәтләренә һәм алар безне чакыра башладылар. Мәҗлес әгъзаларының вәкаләтләре туктатылса да, алар Мәҗлес әгъзалары булып калалар. Мәҗлестән кемнедер тик Корылтай гына чыгара ала, “Йә Корылтай, йә үлем”, дидем мин сорау алу барышында.”

6 мәҗләс әгъзасына административ протоколлар төзелгән, бу протоколлар аша 4 октябрьдә Бакчасарайда мәхкәмә көтелә.

27 сентябрьдә Кырымдагы Русия мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесенең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзинне эшчәнлеге туктатылган оешманың эшен оештыруда гаепләп Русия Федерациясе административ кодексының 2028нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 1 мең сумга штрафка тартты.

28 сентябрьдә Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровны да бу үзәккә чакырганнар иде. Аңа мәхкәмә 750 сум штраф түләтү карарын чыгарды.

29 сентябрь Русиянең Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен тыю турындагы карарны гамәлдә калдырды. 26 апрельдә Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне экстремистик оешма дип танып аның эшчәнлеген тыю карары чыгарган иде. Бу карарны халыкара оешмалар, Украина җитәкчелеге, Европа ильләре хөкем итте.

Украина президенты Петр Порошенко 29 сентябрьдә “Бабий яр” корбаннарын искә алу чарасында ясаган чыгышында бу карар һәм кырымтатарларның сөргене хакында да сөйләде. “Нәкъ менә бүген Русиянең Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне тыю карарын чыгарды, бу ксенофобия рухындагы карар, Сталинның эше дәвам итә. Тик Сталинның үлеме СССРдагы яһүдләрне кырымтатарлар кичергән депортациядән коткарды", диде Порошенко.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

30 сентябрьдә Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Киевта уздырган брифингта Мәҗлесне тыю карарыннан соң кырымтатарларга карата яңа эзәрлекләүләр башлана ала, Мәҗлес әгъзаларына каршы җинаять эшләре ачыла ала диде. Мәҗлеснең 6 әгъзасының экстремизмга каршы үзәккә чакырулары аның бу сүзләре хак булганын раслый.

Мәҗлес Русия Югары мәхкәмәсенең тыю карары белән риза булмыйча Европа мәхкәмәсенә гариза әзерләячәгене белдерде. Украинаның юстиция министры Павел Петренко “Украина Русиягә каршы” дәүләтара мөрәҗәгать проекты нигезендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мәҗлесне тыю карары канунсыз булганы турында гариза әзәрләнгәнен игълан итте. Бу Украинаның әлеге мәхкәмәгә Русиягә каршы юллаган инде 5нче гаризасы.

Мәҗлесне тыю карарына кагылышы булганнарны санкцияләнгән кешеләрнең халыкара исемлегенә кертүне де таләп итәчәк юстиция министры Украина хөкүмәтеннән.

XS
SM
MD
LG