Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс хәрәкәте татар депутатының Дума комитетын җитәкләячәгенә борчыла


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Депутат Илдар Гыйлметдиновның Думадагы Милләтләр эшләре комитеты башлыгы итеп билгеләнергә мөмкинлеге Татарстандагы урыс милли хәрәкәте вәкилләренең эчен пошыра башлады. Аның җитәкчелегендәге комитет татар ягын каерачак дип борчыла алар.

Русия Думасында комитетларны кем җитәкчелек итүе якынча билгеле булды. Аларны 5 октябрь яңа Думаның беренче утырышында игълан итәчәкләр. Татарстан хакимияте республика мәнфәгатьләрен яклаучыларны комитет башлыклары яисә рәис урынбасарлары итеп күрергә хыялланды. "Бердәм Русия" өчен тавышны күбрәк җыйганга күрә, Татарстан хакимияте федераль үзәк бар ишекләрне ачар дип өметләнде, әмма теләк барып чыкмады.

Шулай да Русия Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе итеп Татарстаннан сайланган Илдар Гыйлметдинов җитәкчелек итәчәк. Һәрхәлдә, “Бердәм Русия” аның намзәтен раслады. Бу яңалык Татарстандагы урыс милли хәрәкәте актив вәкилләренең күңеленә хуш килмәде. Урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов моңа карата ризасызлык белдерде. Ул Гыйлметдиновның бу комитетта рәислеге татар мәнфәгатьләрен яклауга корылачак дип фаразлый. Щеглов Азатлыкка Гыйлметдинов җитәкчелегендәге комитет татар милләте комитетына әверелмәгәе дип куркуын белдерде.

Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

– Ни өчен Илдар Гыйлметдиновны Милләтләр эшләре комитеты башлыгы итеп куюдан сез риза түгел?

– Гыйлметдиновның карашлары билгеле, ул юрганны үзенә таба тартачак. Аның җитәкчелегендә бу комитет татар милләте эшләре комитетына әвереләчәк. Монда гомумрусия мәсьәләләрен аңлаган, зуррак масштабта фикерли торган шәхес кирәк иде. 2015 елда Мәскәүдә телләр мәсьәләсенә кагылышлы утырышта Гыйлметдиновның татарларның башка төбәкләрдә авыр хәлдә яшәве, ә Татарстанда бар милләтләр дә бертигез, барысы ал да гөл булуы хакында сөйләгәнен хәтерлим.

Гыйлметдинов – “Телләр турында”, “Мәгариф турында”гы кануннарга үзгәрешләр кертүгә каршы булган кеше. Татарстанда урыс теле һаман да ана теле буларак өйрәнелмәвенә ул сәбәпче булды. Кануннарга үзгәрешләр кертүгә Думада ул аяк чалды. Илдар Гыйлметдинов татар теле өчен борчыла, аны аңлап була. Тик бу – Русия Дәүләт думасы. Русиядә татар гына яшәми бит.

Комитет рәисе азчылык милләт халыкларының вәкилләре булырга тиеш түгел

Комитет башлыгында азчылык милләт халыкларының вәкилләре булырга тиеш түгел дип саныйм. Баштан ук мондый кеше куела икән, халыкта аның турында үз мәнфәгатьләрен каерачак дип шик туарга мөмкин. Урыс булмаган милләтченең Русия өчен җанын фида кылачагына ышанмыйм.

– Урыс кешесе урыс булмаган халыкларның проблемнарын төптән аңламаска, федераль үзәк кешесе төбәкләрдәге тормыш белән таныш булмаска мөмкин. Ягъни бу комитетта телләре, мәдәниятләре югала барган халыкларның вәкилләре эшләсә, хәерлерәк түгелме?

– Милли төбәктән булсын ул, әмма җитәкче урыс булса хәерлерәк. Ярар, мин депутат түгел, ләкин Татарстанда яшәп татарларның проблемнарын беләм. Аңлы кеше вазгыятьне чамалый. Гыйлметдинов – “Бердәм Русия” аркылы сайланган кеше. Бу партиягә карт-бланш бирелде, димәк Гыйлметдиновка да бөтен мөмкинлекләр ачылачак. Ул бит әллә ниләр эшләп бетәргә мөмкин, баланс югалачак.

– Урыс кешесенә дә урыс теле якын, барыбер баланс саклау авыр булачак...

– Әлегә бервакытта да урыслар нинди генә милли төбәккә килмәсен, юрганны үзенә таба тарткан очрагы булмады. Чынында Думада бу комитетны җитәкли алган кеше бармы икәнен белмим, уникаль кеше кирәк. Гыйлметдиновка кадәр эшләгән Гаджимет Сафаралиев сүзен үлчәп сөйләде.

– Гыйлметдинов ялгызы сезнең өчен куркыныч эшләр башкарыр дигәнгә ышанасызмы?

Татар телен укуны ата-аналарның иркендә калдырсыннар

– Билгеле, могҗизага берсе дә ышанмый. Илдар Гыйлметдинов Дума депутатларын урыс телен кулланыштан төшеп калу өчен тавыш бирергә күндермәячәк. Әмма нечкә проблемнар бар. Тел белән бәйле вазгыять бар. Татар телен укуны ата-аналар иркендә калдырсыннар, нинди проблем? Ата-аналар миңа килеп зарланалар, ә үзләре урам җыенына чыкмый. Мәктәптәге татар теленә зарланучы ата-аналарны ишетмәүчене ничек итеп комитет башлыгы итеп куярга мөмкин? Гаҗәпләнәм моңа, күңелем төште. Баланс югалачагына шигем юк.

XS
SM
MD
LG