Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа-Казан арасында тизйөрешле поезд җибәрергә җыеналар


Башкортстан туризм комитеты Татарстан һәм Русия тимер юллары белән бу хакта килешү имзалаган.

2017 елның җәенә Уфа-Казан арасында тизйөрешле поезд җибәрергә җыеналар дип хәбәр итә РБК-Уфа.

Башкортстан туризм комитеты Татарстан һәм Русия тимер юллары белән бу хакта килешү имзалаган. Хәзер Уфадан Казанга туры поезд җибәрү мәсьәләсе карала.

“Җәйге каникулларга поездны җибәрергә уйлыйбыз” дигән Башкортстан туризм комитеты вәкиле Роман Шәйхетдинов.

“Яндекс.Расписание” сервисы мәгълүматларына караганда, хәзер Уфадан Казанга көненә 20ләп автобус йөри. Билет бәясе якынча 1000 сум, юлга сигез сәгать вакыт уза.

Куйбышев тимер юлы Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте вәкиле Андрей Савельев та маршрутның проекты әзерләнә дип раслаган.

“Русия тимер юллары һәм “Куйбышев тимер юлы әлеге юнәлештә эшләргә тели. Без аны Самар яки Мәскәү юнәлеше кебек популяр булыр дип көтәбез. Ләкин проектның кайчан тормышка ашарын әйтә алмыйбыз”, ди Савельев.

XS
SM
MD
LG