Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар мәктәпләрен бетертүче Мидхәт Шакировны олылау башланды


Мидхәт Шакировка багышланган күргәзмә
Мидхәт Шакировка багышланган күргәзмә

5 октябрь Башкортстанның Милли музее бинасында республиканы 18 ел (1963-1987) җитәкләгән Мидхәт Шакиров тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Бу чараларны үткәрү турында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 2015 елның 1 декабрендә махсус фәрман имзалаган иде. Олылаулар ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Музей залына, нигездә, Башкортстан өлкә комитетының беренче сәркатибе Мидхәт Шакиров заманында аның кул астында эшләгән ике йөзләп өлкән яшьтәге кешеләр җыелган иде. Юбилей чаралары шушы ук музейның коридорында урнашкан "Мидхәт Шакиров һәм аның чоры" дип аталган күргәзмәне ачудан башланды.

Шуннан соң Русия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәренең юбилейга багышланган "Өлкә комитетының беренче сәркатибе М.З.Шакиров" дигән китабы белән халыкны таныштырдылар һәм шуннан соң “Башкортстан тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.

Конференция барышы
Конференция барышы

Конференциядә чыгыш ясаучылар барысы да, шул исәптән Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Салават Сәгыйтов та Мидхәт Шакиров шәхесенә, эшчәнлегенә бик югары бәһа бирделәр, аны Башкортстан тарихындагы иң күренекле шәхесләрнең берсе дип билгеләделәр.

Әмма чынбарлык катлаулырак, әлбәттә. Төньяк Корея юлбашчылары стилендә эш иткән Шакиров үзенә каршы сүз әйтергә батырчылык итүчеләрне, фигураль әйткәндә, таптап та ташлаган. Шакировны урыныннан төшерү алдыннан "Правда" газетында 1987 елның 6 маенда чыккан "Эзәрлекләүне туктатырга" дигән мәкаләдә бу фактлар тулысынча яктыртыла. Шулай да ул мәкаләдә Шакировның бер мөһим башбаштаклыгы искә алынмый – аның республикадагы татар мәктәпләрен административ юл белән тулысынча диярлек башкорт телендә укытуга күчерүе. 1988 елның февралендәге КПСС Үзәк комитетының пленумында чыгыш ясаганда, Үзәк комитет секретаре Егор Лигачев Шакиров командасының бу эшен кискен тәнкыйть утына тотты. "Башкортстанда, мисал өчен, нормаль булмаган хәл тудырылды. Башта анда татар телендә укытыла торган мәктәпләр бетерелде, ә шуннан соң башка җирле телләрдә укыту да юкка чыгарылды", дип белдергән иде Лигачев.

Юбилейга басылган китап
Юбилейга басылган китап

Шакировның йөзеллыгына чыгарылган "Өлкә комитетының беренче сәркатибе М.З.Шакиров" дигән китапның 200нче битендә татар мәктәпләрен башкортчага күчерү уңай күренеш буларак таныла: "1980нче еллар башында Башкортстанның төньяк-көнбатыш һәм кайбер төньяк районнарында башкорт теле аерым предмет буларак укытыла башлады, ә кайбер башлангыч сыйныфларда укыту тулысынча башкорт телендә алып барылды".

Әйтергә кирәк, башкорт түрәләренең каршылыгына карамастан Мәскәүдән Шакировларга кисәтү килгәч, ата-аналар инициативасы белән һәм татар активистлары ярдәмендә башкортчага күчерелгән татар мәктәпләре кире татар теленә әйләнеп кайтты. Бу процессларга билгеле публицист Айдар Хәлимнең 1988 елда "Дружба народов" журналында дөнья күргән "Телем минем – дустым минем" дигән язмасы да уңай тәэсир итте.

Әмма Мидхәт Шакиров үзе дә, аның канаты астында өлкә комитетта үрчегән башкорт милләтчеләре дә хәлләрнең шундый юнәлеш алуы белән килешмәделәр. 1990 елның җәендә мин Башкортстан ТИҮен җитәкләгән вакытта, Мидхәт Шакиров үзе минем янга килеп (ул инде пенсионер иде) бераз фикер алышты. Әмма, әңгәмә барышында ул искә алган җинаятькә тиң хатасын танымады. “Документлар буенча анда татарлар түгел башкортлар яши, аннан соң ата-аналар үзләре дә башкорт телен укытуны хупладылар", дигән иде ул.

Мидхәт Шакиров әтисе, әнисе һәм сеңлесе белән
Мидхәт Шакиров әтисе, әнисе һәм сеңлесе белән

Әйткәндәй, искә алган "Өлкә комитетының беренче секретаре М.З.Шакиров" дигән китапның байтак өлеше Шакировлар нәселенең башкортлардан булуын исбат итәргә тырышуга багышланган. Башкорт галимнәрен Мидхәт Шакировның атасы Закирның бүгенге саф татар районы булган Кушнарен районының Карача-Елга исемле татар авылында тууы да пошындырмый, анасы Гафифә ханымның саф татар телендә сөйләшүче хәзерге Илеш районындагы Ябалак авылыннан чыгуы да туктатмый.

Мидхәт Шакиров ни сәбәпле "хозяйственник" булып кына калмыйча, башкорт милләтчесенә әверелгән – билгеле түгел. Күрәсең, "Башкортстан" дип аталган республика башында ныклап утыру өчен башкорт булу файдалырак дип исәпләгәндер. Ни дисәң дә, ул вакытта да милли республикалар башында, кагыйдә буларак, республикага исем биргән милләт вәкилләре утыра иде.

Түбәтәйле малай – Мидхәт Шакиров
Түбәтәйле малай – Мидхәт Шакиров

Мидхәт Шакировның башкорт милләтчесе сыйфатында кылануының бер фактын боз өстендә мотоциклда ярышта алты тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйров китергән иде. Бер вакыт Кадыйровны өлкә комитетына Шакировка чакырталар. Мидхәт Шакиров Кадыйровка республика һәм Совет берлеге алдындагы хезмәтләре өчен Ленин ордены бирергә җыенулары турында хәбәр итә. Әмма, дигән Шакиров, паспортыңда син "татар" дип язылгансың икән. Ленин ордены бирү өчен башкорт булуың кирәк. Паспортыңны һәм милләтеңне алыштыр. Һәм менә шундый вакытта бернинди дә милләтче булмаган Габдрахман Кадыйров кодрәтле Шакировка тетрәндергеч җавап бирә: "Әтием Ватан сугышында үлеп калган, әгәр ул рөхсәт итсә – алыштырырмын".

Һәм менә бүген башкорт милләтчелеге байрагын Зәки Вәлидидән соң беренче булып күтәргән һәм шул байракны үзе үстергән кадрлары аша Башкортстанның яңа лидеры Мортаза Рәхимовка тапшырган Мидхәт Шакировны республикада олылау бара. 31 октябрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Мидхәт Шакировка багышланган тантаналы кичә үтәчәк, Уфа үзәгендә Шакиров исемендәге сквер ачылачак. Тагын мәдхияләр укылачак. Тик берәү дә, мөгаен, аның күпмилләтле республикада татарны кысу исәбенә башкортны күтәрергә маташканын искә алмаячак. Ни дисәң дә, бүгенге Башкортстанда да шундый ук милли сәясәт алымнары күзәтелә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG