Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия-Төркия чигендә шартлауда 32 кеше һәлак булды


Шартлау 6 октябрьдә Атмех чик капкасы янында урнашкан качаклар лагерына "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы Төркия ярдәмендә сугышучы гыйъянчылар автобусы килеп туктагач була.

Сүриянең төньягында, Төркия чигендә шартлау нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булган.

Британиядә урнашкан Сүрия кеше хокуклары торышын күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар арасында ике төрек хәрбие дә бар.

Шартлау 6 октябрьдә Атмех чик капкасы янында урнашкан качаклар лагеры тирәсендә булган. Бирегә "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы Төркия ярдәмендә сугышучы гыйъянчылар автобусы килеп туктаган була.

Төркия вице-премьеры Нуман Куртулмуш һөҗүмне “кешелеккә каршы җинаять” дип атады.

2 октябрьдә “Файлак аш-Шам” (элекке “ән-Нусра фронты”) һәм “Нур әл-Дин” төркемнәренең 50 сугышчысын үтергән шартлау өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” төркеме үз өстенә алган иде.

Алар Хәлеб шәһәренең төньягында “Ислам дәүләте”нә каршы сугышырга җыенган булырга мөмкин дип белдерә Amaq news агентлыгы.

Август уртасында Атмех янындагы шартлау нәтиҗәсендә 30 сүрияле гыйъянчы һәлак булган иде. Ул шартлау өчен дә җаваплылыкны “Ислам дәүләте” үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG