Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә урта катлам 14 миллион кешегә кимегән


Русиядә 2014 елда икътисади кризис башланганнан бирле урта катлам 14 миллион кешегә кимегән диелә Саклык банкы хисабында.

Әгәр 2014 елда русияләрнең 60 проценты үзләрен урта катламга керткән булса, 2016 елга бу сан 50 процентка калган. Икътисадчылар мәгълүматына караганда, бу халыкның чыгымнарының керемнәренә караганда соңгы ике елда ныграк үсүе белән бәйле.

Credit Suisse швейцария банкы мәгълүматларына караганда, Русиядә 2015 елда үзләрен урта катламга еллык кереме 18 мең доллар тәшкил иткән кешеләр керткән. Нәтиҗәдә, андый исәп белән, урта яки югарырак катлам дип русияләрнең дүрт проценты (6 млн кеше тирәсе) саналган.

АКШта әлеге күрсәткеч 90 миллион кеше. Еллык керемнәре 50 мең доллардан башлана.

Урта катлам вәкилләре санына караганда, беренче урында Кытай тора. Биредә 110 миллион шундый кеше яши.

XS
SM
MD
LG