Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа полиция хезмәткәре Ишмөхәммәтовның үз-үзен үтерүенә гаеплеләр табылмаган


34 яшьлек Илгизәр Ишмөхәммәтов
34 яшьлек Илгизәр Ишмөхәммәтов

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы уздырган тикшерүдән соң полиция хезмәткәре Илгизәр Ишмөхәмәтовның үз-үзенә кул салуында җитәкчесе, өлкән тикшерүче Индира Әхтәмованың гаебе юк дип табылган.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы 1 санлы полиция бүлекчәсе хезмәткәренең үз-үзенә кул салуының сәбәпләрен тикшерү өчен махсус комиссия төзегән. Ишмөхәммәтов җитәкчесенең турыдан-туры гаепбе юк диләр министрлыкта. Материаллар тикшерү оешмаларына җибәрелгән.

Министрлык хәбәренә караганда, Индира Әхтәмова полициядә эшләвен дәвам итә, ләкин аны яңа урынга күчергәннәр.

Соңгы карарны тикшерү органнары чыгарачак.

Полиция тикшерүчесе Илгизәр Ишмөхәммәтов август аенда җитәкчелекнең гаделсез мөнәсәбәте турында видео төшергән һәм үз-үзенә кул салган иде.

Видеода ул тикшерү бүлеге башлыгы Индира Әхтәмова белән эшләү җиңел булмаганлыгы, Әхтәмованың баштан ук Ишмөхәммәтовка гаделсез булуы, кимсетүе турында сөйләгән иде.

Ишмөхәммәтов кызының 10 яшь тулырына өч көн калгач үз-үзен атып үтергән.

XS
SM
MD
LG