Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда хәрби хезмәткә алынучылар ярымутраудан читкә дә җибәреләчәк


Анатолий Малолетко
Анатолий Малолетко

Кырым хәрби комиссары анда хәрби хезмәткә алынганнарның киләсе яздан башлап ярымутраудан читкә дә җибәрелүен кайбер белгечлекләргә Русиядә генә өйрәнеп булу, аннексияләнгән ярымутрауда андый мөмкинлекләр булмау белән аңлатты.

2017 елның языннан Кырымда хәрби хезмәткә алынганнар Русиянең теләсә кайсы төбәгенә җибәрелергә мөмкин. Бу хакта аннексияләнгән Кырымның Русиягә буйсынучы хәрби комиссары Александр Малолетко журналистлар белән очрашуда белдерде.

Аның сүзләренчә, 2017 елның язгы һәм көзге чакырылышларында 2-2,5 меңләп кеше Кырымнан читкә хәрби хезмәткә җибәреләчәк.

Әлегә Кырымда хәрби хезмәткә алынганнар бары тик ярымутраудагы хәрби бүлекләрдә генә хезмәт итә.

“Кырымда хәрби хезмәт узучылар хәрби комиссариатны канәгатьләндерми. Безнең өчен егетләрнең олы җирдә хезмәт итүе мөһим, чөнки кайбер белгечлекләргә анда гына өйрәнергә мөмкин”, ди хәрби комиссар.

Быел язгы чакырылышта Кырымда урнашкан хәрби бүлекләргә 1500 кеше алынган, октябрь-декабрь айларында да шул чама булыр дип көтелә.

Элегрәк Анатолий Малолетко язгы чакырылыш планы 99 процентка үтәлде дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG