Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршында Белгечләр шурасы эшли башлый


Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев

Татарстан Дәүләт Шурасы комитетының Белгечләр шурасы әгъзалары комитет әзерләгән кануннарга бәя бирә, кануннар чыгару эшен камиләштерү турында тәкъдимнәр кертә, төрле мәгълүмати-аналитик материаллар әзерли.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында татар зыялыларыннан, тарихчы, тел галимнәреннән торган Белгечләр шурасы эшли башлавы турында хәбәр иттеләр.

Ул комитет каршында оештырылган һәм комитет тарафыннан әзерләнгән кануннарга белгеч бәясе бирү, кануннар чыгару эшен камиләштерү турында тәкъдимнәр кертү, төрле мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләү мөмкинлегенә ия.

Экспертлар шурасына керүчеләр исемлеге Татарстан Дәүләт Шурасы президиумы тарафыннан расланган.

Әлеге исемлектә Индус Таһиров, Марат Лотфуллин, Фоат Галимуллин, Дамир Исхаков, Юрий Прохоров, Фәндәс Сафиуллин, Николай Владимиров, Александр Латышев, Илфак Ибраһимов кебек тарихчылар, мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мөхәррирләр бар.

XS
SM
MD
LG