Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханты-Манси диния нәзарәте Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтеннән чыкты


Таһир хәзрәт Саматов
Таһир хәзрәт Саматов

Әлеге карар дүшәмбе дини оешманың корылтаенда кабул ителгән. Русиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин моңа каршы төште, дип яза IslamNews.

Ханты-Манси мөселманнарының мөфти Таһир Саматов җитәкчелегендәге төбәк диния нәзарәте Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән чыкты.

Әлеге карар кабул ителгән җыелышны халыкка бик белгертми генә уздырдганнар. Таҗетдин корылтайга үзенең вәкиле – Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат Раевны җибәргән булган. Тик ул да берни эшли алмаган – башта аны җыелышка бөтенләй кертмәскә булганнар, аннары сөйләргә ирек бирмичә генә җыелышта катнашырга рөхсәт иткәннәр.

Ханты-Манси бүлгесе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте Үзәк диния нәзарәтендә 1999 елда барлыкка килә. Төбәк мөфтияте җитәкчесе булу белән беррәттән, Саматов төрле елларда баш мөфти Тәлгат Таҗетдиннең урынбасары, аның Себер федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле вазифаларын үти.

Үзәк мөфтияттән чыккач, Саматов җитәкләгән оешма үзен мөстәкыйль дип игълан итте. Бу турыда мөфтиятнең җыелышта расланган яңртылган низамнамәсендә (устав) язылды.

Ханты-Мансидагы вакыйга төбәк мөфтиятләренең Үзәк диния нәзарәтеннән чыгуының беренче очрагы түгел. Соңгы арада шундый адымны Равил хәзрәт Пончаев җитәкчелегендәге Петербур һәм Русиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнарының диния нәзарәте ясады. Моңа кадәр Таҗетдин җитәкчелегеннән Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов баш тарткан иде.

XS
SM
MD
LG