Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Явыз Иванга һәйкәл куярга тәкъдим итәләр


Орелда Явыз Иванга һәйкәл
Орелда Явыз Иванга һәйкәл

“Иван IVнең Русия тарихындагы роле” дип аталган “түгәрәк өстәл” вакытында Явыз Иванга һәйкәлне Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрендә куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар, дип белдерә православ хоругвеносецлар берлеге башлыгы Леонид Симонович-Никшич.

Мәскәүдә һәйәклне Лубян мәйданында куймакчылар.

4 ноябрь Халык бердәмлеге көнендә Явыз Иванга һәйкәлне Владимир өлкәсендәге Александров шәһәрендә кую планлаштырыла. “Русский витязь” фонды президенты Дмитрий Лысенков сүзләренчә, моның өчен акчаны иганә аша җыйганнар. Һәйкәл биш миллион сумга төшкән. Аның авторы – сынчы Василий Селиванов.

Казандагы Хәтер көне алдыннан Орел шәһәрендә Явыз Иванга тантаналы шартларда һәйкәл ачылды. Ул 3 август көнне ачылырга тиеш иде. Җәмәгатьчелек һәйкәл куюга каршы урам җыенына чыкты, шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше петиция төзеп, имзалар җыя башлады. Кайбер җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар әлеге гамәлне гаепләп чыгуга карамастан, Явыз Иванга Орелда һәйкәл барыбер куелды.

Күптән түгел Азатлык Казан урамнарында "Явыз Иванга Орел шәһәрендә ачылган һәйкәлгә сез нинди мөнәсәбәттә? Бу һәйкәл Казанда куелса, моңа ничек карар идегез?" дигән сораштыру уздырды. Татарстан башкаласында Казан ханлыгын җимерүчегә һәйкәл куюны хуплаучылар шактый булуы ачыкланды.

XS
SM
MD
LG