Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья оешмалары Русиянең БМО Кеше хокуклары шурасынада катнашуына каршы


БМо Шурасының Хәлебтәге хәлләргә багышланган махсус утырышы, 21 октябрь, 2016 ел
БМо Шурасының Хәлебтәге хәлләргә багышланган махсус утырышы, 21 октябрь, 2016 ел

80нән артык хокук яклау һәм һуманитар оешма БМОда әгъза булып торучы дәүләтләргә ачык хат юллап, Русиянең БМО Кеше хокуклары шурасында катнашуына каршы чыкты.

Хатта алар "Сүриядә тыныч халыкка каршы хәрби гамәлләрне хуплаган ил дөньяның төп хокук саклау оешмаларының берсендә тора аламы?", дигән сорау куйганнар.

“Русиянең Сүриядәге гамәлләре үзенең үк хокук яклауны алга сөрәбез дигән сүзләренә каршы килә. БМО әгъзалары бөтен һөҗүмнәргә, Сүрия гаскәрләренә корал белән ярдәм итүләргә һәм зур җинаятьләрне гадел хөкем итүне Русиянең туктатырга тырышуына аерым игътибар бирергә тиеш”, диелә хатта.

Хокук яклау оешмалары Русия-Сүрия һөҗүмнәре вакытында тыелган бомбалар кулланылуын ассызыклый һәм мисаллар китерә.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук Amnesty International оешмасының Русия һәм Сүрия һава көчләренең Хәлебтәге хастаханәләргә һәм башка медицина корылмаларына алдан уйланылган һөҗүмәр турында йомгак та китерелә.

Русия - БМОның Кеше хокуклары комиссиясендәге 47 әгъзаның берсе. Әгъза булып тору вакыты быел тәмамлана, ләкин ул Хорватия һәм Маҗарстан белән бергә Шурадагы Көнчыгыш Европа өчен бүленгән ике урынның берсенә дәгъва кыла.

Хатны имзалаучылар арасында Human Rights Watch, Care International оешмалары һәм дистәләгән Сүрия оешмасы бар.

XS
SM
MD
LG