Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Кырым депортациясе балалары темасы күтәрелде


Симпозиумда катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар
Симпозиумда катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар

Истанбулда Өченче халыкара балалар һәм яшьләр әдәбияты симпозиумында Кырым һәм Кырым татарларына багышланган чаралар да узды.

Истанбулның Багларбашы конгресс һәм мәдәни үзәгендә узган миграция темасына багышланган симпозиумда Кырым депортациясе балалары темасы да күтәрелде. Режиссер Нәшә Сарысой Каратайның "Кырымуглы. Бер халыкның көрәше" дип аталган документаль фильмның бер өлеше күрсәтелде. Аннары Неше Сарысой Каратай һәм Төркиядәге Кырым татарлары мәҗлесе вәкиле Зафер Каратай "Кырым депортациясен кичергән балалар" темасына чыгыш ясадылар һәм бала чагында депортациягә эләккән кешеләр белән булган очрашуларның нинди тәэсирләр калдыруын сөйләделәр.

"Кырым депортациясе балалары" фотокүргәзмәсе
"Кырым депортациясе балалары" фотокүргәзмәсе

Төркия, Кырым, Молдова, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Болгарстан, Русиянең Тыва республикасыннан һәм Косовадан килгән вәкилләр катнашында конгресс үзәгендә "Эмел Кырым" фонды тарафыннан әзреләнгән "Кырым депортациясе балалары" дигән фотокүргәзмә дә ачылды.

Симпозиумда Кырымнан килгән Әминә Үсәен "Кырым татар балалар әдәбиятында миграция" темасына чыгыш ясады. Ул 1783 елда Кырымның патша Русиясе тарафыннан басып алынуыннан соң Кырым татарларының Анадолуга күчүләре, патша һәм Совет чорында Урал якларына сөрелүләре, 1944 елның 18 маеның депортациясе Кырым татар әдәбиятында ничек яктыртылуы турында сөйләде. Аннары Әминә Үсәен ике яңа шигырен укыды, аны алкышларга күмделәр.

XS
SM
MD
LG