Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар имамнары әзерләүдә Конгресс һәм дин әһелләре уртак фикердә түгел


Татар телле имамнар әзерләү кыенлаша бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләләренә багышланган утырышта һәр мәчетне дә имамлы итү проблемы чишелмәде.

27 октябрь Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы Русия ислам институтында "Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләләре" дигән темага багышланган күчмә утырыш үткәрде. Анда мәдрәсәләргә шәкертләр җәлеп итү, булачак имамнарга татар телен югары дәрәҗәдә өйрәтү мәсьәләсе күтәрелде.

Русия Ислам институты ректоры, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, абитуриентларны дини уку йортына укырга керергә җәлеп итү бүгенге көндә иң авыры, чөнки имамнарның хезмәт хакы әллә ни күп түгел.

"90нчы елларда андый проблем юк иде, чөнки ата-аналар: "Безгә укырга мөмкинлек булмады, балалар укысын", дигән сүзләр белән балаларын мәдрәсәләргә бирә иде. Ә хәзерге көндә ата-аналар каршында “Балам мәдрәсәдә укып чыгып алга таба нишләр, үзен карарлык, гаиләсен тотарлык хезмәт хакы алачакмы?”, дигән сорау килеп баса", дип сәбәбен аңлатты Мөхәммәтшин.

Рәфыйк Мөхәммәтшин (с) һәм Ринат Закиров (у)
Рәфыйк Мөхәммәтшин (с) һәм Ринат Закиров (у)

Конгресс вәкилләре фикеренчә исә, имамнар өстәмә белем алып мәктәпләрдә әдәбият, татар телен дә укытса, бу мәсьәлә чишеләчәк. Мөхәммәтшин: "Имам дөньяви эшләргә китсә, ул мәчетне биш вакыт ачып-ябучы гына булып калачак. Имам имам булырга тиеш", дип каршы килде.

Җәмәгатьчелек арасында төрле фикерләр тудырган җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында да әйтмичә калмадылар утырышта.

"Кемдер, мәчеткә йөрүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре бар дип әйтсә дә, телне саклау мәсьәләсе дин өлкәсенә дә кагыла, әгәр өлкәннәр телне сакламый икән, киләчәктә яшьләргә телне саклап калу тагын да авыр булачак”, дип әйтте Конгресс рәисе Ринат Закиров.

Утырыштан соң анда катнашканнар Ислам институтында татар теленнән ачык дәрестә булып шәкертләр арасында сораштыру үткәрде. Төрле төбәкләрдән килгән шәкертләрнең татар телен белү дәрәҗәсе белән дә кызыксындылар.

XS
SM
MD
LG