Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле янында кулдан ясалган һәм шамаилләр белән тулган сәер бакча урнашкан. Аның төзүчесе һәм хуҗасы билгесез, чөнки ул ташландык хәлдә. Ләкин аның эчендәге әйберләр кызыксыну уята. Азатлык хәбәрчесе серле ислами бакчаны фотога төшереп кайтты.
Дәрвишләр бистәсендә серле ислами бакча табылды
21
Бакча белән якынрак танышу өчен аның хуҗасын күреп булмады, ул буш иде. Әлеге җир җәйге рәсми булмаган дини балалар бакчасын хәтерләтә. Бакча тышында атынгыч озатып кала.