Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкы бушлай таратылган ризык өчен сугышырга дә әзер


Түбән Камада Сабантуйда 200 килограммлы чәкчәк тарату
Түбән Камада Сабантуйда 200 килограммлы чәкчәк тарату

Төрле шәһәрләрдә тантаналы чараларда халыкка "бәйрәм" оештырырга яраталар - бушка берәр ризык таратыла. Бу акцияләрнең күбесе халыкта ызгыш-талашка китерә. Хакимият оештыру эшен дөрес алып бармыймы яки халык бушка килгән ризык өчен әхлак нормаларын онытып барысына да әзерме - монысы билгесез. Без шундый соңгы 10 вакыйгага күзәтү ясарга булдык. Кызганыч, бу исемлектә Татарстан һәм Башкортстан да еш очрый.

1. Исемлекне соңгы очрактан башлыйк. Ул узган сентябрь Стәрлетамакта булган вакыйга. Шәһәргә 250 ел тулуны уңаеннан 15 сумлык туңдырманы бушка таратканда этеш-төртеш купты, кайберәүләр чак кына бер-берсе белән сугышып китми калды.

2. 4 сентябрьдә исә ызгыш-талаш Кызыл мәйданда ук урын ала.
Анда йөк машинасы һәм трактор ярдәмендә 20 тонн салат әзерләделәр. Сабырсыз салат сөючеләр чиратсыз кереп этеш-төртешкә сәбәп булды.

3. Түбән Кама безнең исемлеккә ике тапкыр эләкте. Беренче очракта 31 августта Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларындагы вакыйга белән. Биредә ызгыш-талаш сәбәбе - бушка килгән туңдырма.

4. Туңдырма август башында шулай ук Новокузнецкиларны сугыштырды. Анда "Тәмле ризык-2016" фестивалендә "Мәрхәмәтле туңдырма" акциясе узды. Ләкин анда килүчеләр генә бик мәрхәмәтле булмаган.

5. Янәдән Түбән Камага кайтабыз. Узган Сабантуйда оештыручылар 200 килограммлык чәкчәк әзерләгән. Аны тарату түбәндәгечә узды.

6. Былтыр Чаллыда шәһәр көненә гаять зур шарлотка пешерделәр һәм көрәктән өләштеләр. Аны бушлай авыз итәргә шактый күп халык җыелды. Ә аны таратучы ханым пирог өстеннән аяк киеме белән йөрергә кыенсынмады.

7. Петербур мәдәни башкала булса да, бу исемлектән читтә кала алмады. Узган елны анда бушлай алма өчен ыгы-зыгы булган иде. Анда катнашучыларның күбесе пенсионер иде.

8. Бушлай ризык теләүчеләрне рухи чикләр дә тотып кала алмый. Былтыр Мәскәүдә пасха куличларын өләшкәндә этеш-төртеш булды. 900 килограммлык куличны 5000 кешегә тараттылар.

9. Чаллылар көрәк белән шарлотка өләшкәндә Ставропольдән үрнәк алган күрәсең. Анда узган ел халыкка көрәк белән тәбикмәк өләштеләр.

10. Кайбер очракта исә бушлай ризык тирәсендәге ызгыш-талаш хикәясенең дәвамы да була. Мәсәлән, Ижауда 2012 елда фонтанга әфлисүн ыргыту акциясен уздыралар. Җиләк-җимеш сөючеләр тиз генә суга ыргылып әфлисүннәрне җыя башлый. Вакыйгадан соң күпмедер вакыт үткәч, шәһәрдә "кешенең комсызлыгына" әфлисүн формасында һәйкәл куела.

XS
SM
MD
LG