Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзгәреш җиле" фестивале биш ел дәвам итәчәк


Фестиваль тәмамланганнан соң җырчыларда джаз оркестры белән аранжировка ясалган 50 әсәрнең язмасы калачак. Аудиоязмаларны Мәскәүдә, “Мосфильм” студиясендә эшләргә ниятлиләр.

5-6 ноябрьдә узачак “Үзгәреш җиле” фестиваленә бүгенгә бер билет та калмаган. Бу хакта фестивальгә багышланган брифинг вакытында әйтелде. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗәнов "Үзгәреш җиле" проекты ничә сумга төшкәнен әйтүдән янә баш тартты. Шулай да, интернетта быелгы чараның 70 миллион сумга төшкәне хәбәр ителә.

"Үзгәреш җиле"ндә катнашучылар тере тавышка совет чоры татар эстрадасын, халык җырларын башкарачак. Проект авторлары иске җырларга яңа сулыш өреп, аларга яңа тормыш бирмәкче булабыз дип аңлата.

Узган атнада фестивальгә әзерлек барышы мизгелләрен сурәтләгән видеоязма беренче тапкыр интернетка эләкте. Бер генә минут дәвам иткән роликта Раяз Фасиховның джаз оркестрына кушылып татар халык җыры “Ашхабад” ны башкаруын күреп була иде. Тик җырчының башкару рәвеше тамашачы күңеленә хуш килмәде. Халык җырын болай итеп җырлау дөрес түгел диючеләр дә, “бу нинди джаз булсын”, диеп бәяләүчеләр дә күренде.

“Концертның калган номерлары да шундый булса, барып йөрисе дә юк”, “Шушыңа 70 миллион сум акча отканнармы?”, дигән ачулы фикерләр дә яңгырады. Ахырда оештыручылар “вируслы” видеога әйләнеп, проектны кешегә танытырга тиеш булган бу роликны, тискәре комментарийлар күп булу сәбәпле, челтәрдән алырга мәҗбүр булды. Азатлык радиосына билгеле булганча, концертта башкарылачак барлык җырлар да диярлек оригиналына да, классик татар җыры турында күзаллауларга да туры килми торган итеп үзгәртелгән.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова исә 70 ел элек тә татарча башкарылган джазның яңалык булып кабул ителүен әйтә. “70 еллар элек Олег Лундстрем джаз ансамбле башкаруында татар музыкасына нигезләнеп яздырылган көйләр бүген дә заманча яңгырый. Тарих кабатлана, шуңа күрә курыкмаска кирәк”, диде Камалова.

Брифингта "Үзгәреш җиле" фестивале 5 еллык проект буларак күзаллана дип тә белдерлеләр. Фестиваль тәмамланганнан соң җырчыларда джаз оркестры белән аранжировка ясалган 50 әсәрнең язмасы калачак. Аудиоязмаларны Мәскәүдә, “Мосфильм” студиясендә эшләргә ниятлиләр.

“Концертта башкарылган җырлар яздырып барыла, аннары эшкәртеләчәк. Моның белән аудиоязмалар ясау өлкәсендә өч тапкыр Грэмми бүләге алган кеше шөгыльләнәчәк. Бу турыда килешенде”, диде “Үзгәреш җиле”нең реҗиссеры Вадим Эйленкриг. “Бу язмаларны спектакльләрдә, телевизион програмнарда кулланып була, сәүдә үзәкләрендә куярга да була. Шуңа күрә, фестивальдән калган иң кыйммәтле әйбер – менә шушы 50 язма”, диде ул.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, бер агым булып килеп кергән бу яңа музыка татар эстрадасының мескен хәлен үзгәртеп җибәрәчәк.

XS
SM
MD
LG