Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчетнең баш архитекторы Эрнст Мәүлетов вазифасыннан алынды


Эрнст Мәүлетов
Эрнст Мәүлетов

Аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән башлыгы Сергей Аксенов муниципаль берәмләкләр башлыклары белән видеокиңәшмәдә башкала Акмәчетнең баш архитекторы Эрнст Мәүлетовның вазифасыннан алынуын игълан итте.

“Минем Акмәчет шәһәр башлыгы Геннадий Бахаревка күп кенә сорауларым бар. Архитектор – бу шәһәрнең йөзен билгеләгән баш кеше”, диде ул.

Мәүлетов үзе вазифадан азат ителүен матбугаттан белгән. Ул хәзер авыру, дәвалана. Вазифадан китүегез дөресме дигән сорауга ул “рәсми матбугатта язылгач, дөрестер” диде. Моңа өстәп ул "минем кулымда булган дүрт идарәне дә алгач, шәһәрдә яңадан ниндидер сәүдә чатырлары урнаштыралар, архитекторның исә моннан хәбәре дә юк", диде.

2016 елның июнь аенда Мәүлетов Аксеновның киңәшчесе итеп билгеләнгән иде. Ул Татарстанда гамәлгә ашырылган “Тузган торак” програмы тәҗрибәсен Кырымда кулланыр, аны координацияләр дип көтелә иде.

2015 елның апрелендә Акмәчетнең баш архтекторы итеп билгеләнгәндә Мәүлетов шәһәр юлларын төзекләндерергә 3 ел, шәһәрнең үзәген тәртипкә китерергә 7 ел кирәк булачак дигән иде.

“Акмәчет юлларын тыгыннардан арындыру өчен үзәктә офислар төзүгә рөхсәт бирмәскә кирәк, тарихи үзәкне тәртипкә китеру алдыннан кешеләрне тузган торактан уңайлы фатирларга күчерегә кирәк булачак”, дигән иде ул вазифага тәгаенләнгәннән соң. Бу эшләр башкарылмаса да, җәен Акмәчет үзәгендә болай да тәртиптә булган Карл Маркс урамында төзекләндерү эшләре башланды. Бу урам хәзер актарып атылган хәлдә, казу эшләре дәвам итә.

Мәүлетовны вазифага куйганда Акмәчет шәһәр башлыгы Геннадий Бахарев “нам удалось получить из Москвы хорошего архитектора” дисә дә, елъярым эшләгән баш архитекторның планнарына шәһәр хакимияте башлыгы алай ук ярдәм итмәгәнгә охшый.

Сентябрь аенда Мәүлетов шәһәрнең яңа генераль планы һаман да расланмаганын хәбәр иткән иде. “Элеккеге суүткәрүче шәһәр проблемнарын да шул күзлектән карап хәл итә ала”, дигән иде Мәүлетов шәһәр башлыгы хакында рәсми булмаган бер әңгәмәдә.

Мәүлетов элек Казанның баш архитекторы иде, аннары Мәскәүдәге Москомархитектураның рәис урынбасары, “НИиПИ Генплан Москвы” мөдире булып эшләде. Акмәчеттә аны зур өметләр белән кабул иткән иделәр.

XS
SM
MD
LG