Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәхетләр уены" сериалы татарчага тәрҗемә ителә


Казанның “Беренче studio” такымы популяр сериалны тәрҗемә итәргә җыена. ​​YouTube каналында кичә урнаштырылган трейлер 5 меңгә якын тапкыр каралган.

Интернет челтәрендә “Тәхетләр уены” (“Игра престолов”) сериалының татарча трейлеры тарала башлады. Популяр сериалның яңа сезонын Казанның “Беренче studio” такымы тәрҗемә итәргә җыена.

YouTube видеохостингында студиянең рәсми каналында “Тәхетләр уены”ның ике трейлеры эленгән. Аларның берсен өч атна эчендә 150 генә кеше караса, кичә урнаштырылган трейлер 5 меңгә якын карау җыйган.

“Тәхетләр уены” – Джордж Мартинның “Боз һәм Ут җыры” романына нигезләнеп төшерелгән фэнтэзи жанрындагы америка телесериалы.

XS
SM
MD
LG