Accessibility links

Кайнар хәбәр

1917 елгы Октябрь фетнәсенең татар тарихындагы урыны бәхәсле


Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин
Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин

Академик Индус Таһиров фикеренчә, 1917 елның 7 ноябрендә булган инкыйлабтан соң дәүләт башына утырган большевиклар бүленмәс дәүләтне саклап калу максаты белән генә татарларга бер кыйпылчык җирдә автономия бирә.

Элекке совет җирләрендә 1917 елгы октябрь фетнәсенең 99 еллыгын билгеләделәр. Шулай итеп, киләсе елда бу вакыйганың 100 еллыгы була. Иске стиль белән 25-26 октябрьләрдә булган кораллы түнтәрелеш яңа стильдә ноябрьнең 7сенә туры килсә дә, әле дә дәреслекләрдә ул Октябрь инкыйлабы дип йөртелә. Совет Берлеге заманнарыннан бу көн "Октябрь бәйрәме" буларак урта һәм өлкән буыннарның күңелендә тирәндә саклана. Алай гына да түгел, күп кенә татар-башкортта, большевик фетнәсе шушы азсанлы халыкларны дәүләтле итте, автономия бирде дигән бозык бер караш яшәп килә.

1920 елның 25 июнендә Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзелә. Ни сәбәпле большевиклар татарны автономияле итә соң? Азатлык әлеге сорау белән академик Индус Таһировка мөрәҗәгать итте.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

Галим фикеренчә, инкыйлабтан соң хакимияткә утырган большевиклар бүленмәс дәүләтне саклап калу максаты белән генә татарларга бер кыйпылчык җирдә автономия бирә.

"Большевиклар чын мәгънәсендә безгә ирек бирәбез дип тырышмады, чөнки монда мәҗбүрият дигән нәрсә бар иде. Большевиклар федерациягә һәрвакыт каршы булды. Ленин үзе дә каршы иде. Алар үз алларына бүленмәс дәүләтне саклап калу максаты куйдылар.

1917 елның мартында Сталинның "Против федерации" дигән мәкаләсе чыкты. Ленинның фикерен яклау иде бу. Сталин хакимияткә килеп "Правда"дагы мәкаләне кире бастырып чыгарган вакытында өстәмәләр кертеп "без федерацияне кертергә мәҗбүр булдык, без властька килгән вакытта Русия таркалып килә, аннан халыклар китә башлаган иде. Шуны туктату өчен федерацияне игълан итү – ул мәҗбүрият булды", ди.

Сталин һәм аның тарафдарлары өчен федерация яман шеш кенә

Сталин һәм аның тарафдарлары федерацияне яман шеш рәвешендәге вакытлы нәрсә генә итеп карый. 1919 елны үткән партиянең VIII корылтаенда катнашкан делегатлар милли мәсьәләләрне шул рәвештә хәл итү, үзбилгеләнү хокукы бирү – ул безнең өчен ниндидер явызлык кылу гына иде. Шушы явызлыкны без һичшиксез бетерергә тиешбез һәм ул вакытлы гына чара", дип әйттеләр. Аның докумкентлары бар, барсы да язылган", ди Таһиров.

Галим Ленинны үзенең көрәштәшләренә карганда алдынгырак карашлы була дип белдерә.

"Ленин башка большевиклардан һәм шул исәптән Сталиннан да аерылып торган. Совет Берлеге (СССР) төзелгән вакытта аңа Кавказ каршы чыга, Украина да каршы чыга. Аларның җитәкчеләре корылтайларда да сөйлиләр. Әгәр вакыйгалар шулай бара икән без СССР идеясеннән кире кайтып, аны бетереп Ватандашлар сугышы (гражданнар сугышы) вакытларындагы шикелле республикалар өчен хәрби союз гына калдырырга тиешбез диләр. Бу – конфедерация (федерациягә караганда бәйләнешләре йомшаграк булган дәүләтләр берлеге) дигән сүз була.

Горбачев та СССР конфедератив дәүләт булырга тиеш дигән фикергә килә, әмма соң була

1922 елда Ленин бу сүзне кулланмый, ә аның тәкъдиме конфедератив дигән фикергә кайтып кала. 1992 елның декабрендә Горбачев СССР конфедератив дәүләт булырга тиеш дигән фикергә килә, әмма соң була инде. Ленин әйткәннәрне 1922 елда ук эшләгән булсалар, аның тәкъдиме яңа икътисади сәясәт белән бергә тормышка ашса, Русия бүген бөтенләй башка шартларда булган булыр иде. Безнең республикабыз да кысылган кимсетелгән рәвештә түгел, ә тулы хокуклы республика булыр иде.

Русияне бүген кемнәрдер саклап калырга тели икән, бу ил урыслар иле генә түгел, анда яшәгән бөтен халыкларның иле, аларның мөмкинлекләре, мәнфәгатьләре тулысы белән тормышка ашкан, телләре һәм яшәешләренә тулы гарантия булырга тиеш. Бу фикер алга сөрелмәсә Русиянең киләчәге уңай булмаячак", ди Таһиров.

Галим, шулай да, татарның автономияле булуы – ул тарихтан килгән үз җирләреннән мәхрүм итү дә, төрки дөньяда әйдәп баручы татар факторыннан ваз кичтерү дә, ди.

Сталин төрки халыклар бергәләп яшәмәсен өчен барсын да эшли

"Татар факторы Русиядә һәрвакыт көчле, төрки һәм мөселман халыклар өчен татарлар һәрвакыт үрнәк була. Сталин моны аңлап бүлгәләп хакимлек итүне максат итә. Гомумән алганда татарларны яратмый ул. Киселгән итеп, бүгенге чикләрдә генә республиканы барлыкка китерүне оештыра.

Башкортларны да шулай итә. Аларның хәзерге Казакъстанга терәлеп торган җирләрен Оренбур өлкәсенә бирә. Әгәр болай бүленмәгән булса Башкортстанның бүген чит дәүләт белән чиге булыр иде. Башкортстан чикле дәүләт булса, шул рәвешле, Татарстанга да шундый ук мөмкинлекләр туган булыр иде.

Сталин акылсыз кеше түгел, явыз акыллы кеше ул. Татарларны, башкортларны, казакъларны, гомумән алганда, төрки халыкларны бүлгәләп, бергәләшеп яшәмәсеннәр дип барсын да эшли.

1936 елгы Конституцияне кабул иткән вакытта ясаган чыгышында "татарлар һәм башкортлар союздаш республика хокукларын үз колакларын күрә алмастай күрмәсләр", дип әйтте. Һәм әнә шул рәвештә эш тә итте", ди Таһиров.

XS
SM
MD
LG