Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан күргәзмәсендәге робот Путинны АКШ президентлыгына фаразлый


"Кики" роботы
"Кики" роботы

Социаль челтәрләрдә Казанда төшерелгән робот видеосы тарала. Анда автор робот белән сөйләшә, соңгысы аңа АКШтагы президент сайлау һәм Обама турындагы "белемнәрен" җиткерә.

"Роботлар шәһәре" күргәзмәсендә яздырылган видео каһарманы – хатын-кыз кыяфәтендәге Кики исемле робот. Видеоның авторы шаярып аңа АКШтагы президент сайлауда кем җиңәчәге турында сорау бирә. Әзрәк уйлап торгач робот "Путин" дип җавап бирә.

Америка президентлыгына намзәтләрнең берс Дональд Трампның кем икәнен ул әйтә алмый. Ләкин Барак Обама турында сорауга электрон хатын-кыз "ул банан яратамы?" дип сорау-җавап кайтара.

Кики роботын Русия ширкәте Альфа Роботикс ясаган. Ул промоутер функциясен үти, кешеләр белән аралаша ала. Хәзерге вакытта ул ирекле сатуда тәкъдим ителә.

XS
SM
MD
LG