Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Трампның мөселманнарга мөнәсәбәте – күңелемне иң кырганы" 


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШта президент сайлауда республикан Дональд Трамп җиңде. Пенсильвания штатында яшәүче Илмир Әхмәтҗанов илдә бөтен нәрсәне дә президент кына хәл итми, зур үзгәрешләр булмаска да мөмкин ди.

АКШның Пенсильвания штаты Питтсбург шәһәрендә яшәүче Илмир Әхмәтҗанов президент булып кем генә килмәсен, илнең киләчәге өчен тырышачак дигән фикердә. Илнең нигезеннән башлап бөтен җирендә, бөтен өлкәләрдә тәртип булганга, кемнеңдер килүе – ул зур үзгәрешләр булачак дигән сүз түгел әле, ди Әхмәтҗанов. Шулай да ул Дональд Трампның сайлау алдыннан мөселманнарга карата белдергән фикерләре – күңелне иң кырганы дип белдерә. Трамп җиңүгә якынлаша башлагач, Азатлык Илмир Әхмәтҗанов белән әңгәмә корды.

Илмир Әхмәтҗанов
Илмир Әхмәтҗанов

– Сайлауда кемгә тавыш бирдең дип сорамыйм. Шулай да, ике намзәт арасыннан, кеше буларак, кем күңелеңә хуш килгән иде?

– Мин үзем кеше буларак, үз-үзен тотышы, кәефе һәм сөйләүләре белән менә шушы кеше президент булачак дип Һиллари Клинтон турында уйлаган идем. Аның тәҗрибәсе дә бик зур бит.

Мин күп йөрдем, күп урында булдым һәм нәрсәне күрдем – кешеләр белән аралашканда Дональд Трамп җиңеп чыгар кебек тоелды. Мин аны яклыйм дип әйтмим, әмма аның бизнесы булу, пиары, рекламының күплеге дә җиңүгә омтылышы күбрәк кебек тоелды.

– Трампның бизнес кешесе булуын телгә алдың. Әтисе акчасына бизнес башлаган Трампның 1990нчы еллар башында өч казиносы бөлгән була. 2009 елга тагын өч ширкәте банкротлык кичерә. Үзең Трампны уңышлы бизнесмен дип исәплисеңме?

– Мин аны уңышлы бизнесмен дип исәплим. Мисал өчен, кайбер кешегә 100 мең доллар бир, кулыннан килми икән, ул аны бер айда ук бетерә. Кайберәүләр шул 100 меңнән 10 миллион доллар ясый. Кешедә андый сәләт йә була, йә бөтенләй булмый. Бизнес ягыннан мин Трампның сәләте бар дип әйтер идем. Бизнеста булган кешенең һәрберсенең дә уңышы һәм уңышсызлыгы була. Ул җиңелеп төшеп калмаган бит, яңадан аякка баскан. Шундый сәләте булу әлеге сайлауда аңа файда да китерде дип уйлыйм.

– АКШта тормышта, бизнеста, көн-күрештә эмигрантларның да урыны эзсез түгел.

– Без үзебез, ни генә булмасын, күңел белән барыбер мөһаҗирләр. Аны берничек тә үзгәртә алмыйсың инде, АКШта туган кешеләр түгел. Күңелнең кай төшендәдер килгән кеше кебек хис итәбез.

– Трамп Мексика мигрантлары мәсьәләсен радикаль рәвештә чишү тәкъдиме белән чыккан иде. Илнең көньяк чикләрендә бик зур дивар төзим, аның өчен Мексика түләячәк дип тә белдерде. АКШка килеп сыену табарга, анда тормыш итәргә теләүчеләргә булган карашын ничегрәк бәялисең?

Бу илдә бөтен нәрсәне дә президент хәл итми

– Аның алай белдерүе һич кенә дә дөрес түгел. Аның бу белдерүе АКШтагы хокукларга каршы килә. Мин Трампның бу белдерүенә каршы. Әмма шул ягын да белү кирәк, бу илдә бөтен нәрсәне дә президент хәл итми. Бөтен әйбер дә аңардан гына тормый. Ул әйтергә мөмкин, әмма аңа каршы әйтүчеләр дә бар. Гомумән, аңа халык та каршы чыга ала. Ул әйтте дә, бөтен әйбер үзгәрер дип уйламыйм мин.

– АКШта мигрантлар мөселман илләреннән дә бик күп. Син Трампның мөселманнарга мөнәсәбәтен ничегрәк тоясың?

– Трампның мөселманнарга мөнәсәбәте күңелемне иң кырган әйбер. Без – мөселманнар бит. Ачыктан-ачык әйткән әйберләре шиккә сала. Кем генә булмасын, беркайчан да алай дип әйтергә ярамый.

– Трампның илне террордан саклау өчен мөселманнарның килүен вакытлыча туктатырга диюен террорны мөселман диненә аудару дип бәялисеңме?

Миңа калса, ул мөселманнарның кемнәр икәнен тулысынча аңлап бетерми

– Гади генә әйтсәк, әйе, шулай сизелә. Миңа калса, ул мөселманнарның кемнәр икәнен тулысынча аңлап бетерми. Бөтен кырын эштә бер халыкны һәм динне генә гаепләргә ярамый.

– Сайлау алды кампаниясендә Трампның әхлаксыз, хатын-кызлар турында әйткән бик ямьсез сүзләре яздырылган видео да пәйдә булды. Хәтта хатын-кызларның ят җирләрен тотуы турында да сөйли ул анда. Ил президентын ничектер әхлаклы, тәртипле итеп күрәсе киләдер бит?

– Андый хәлләр президент булган кешегә дә, гади кешегә дә килешми. Әмма, беләсезме, нәрсәсе гаҗәпләндерә? Шулай булса да аңа күпме кеше тавышын биргән бит...

– Сайлаучылар мондый нечкәлекләргә игътибар бирмәдеме, әллә кешенең башын исертү технологиясе нык кулланылдымы? Төбендә нәрсә ята дип исәплисез?

Хәтта кайберәүләр "син тегене, син моны сайладың" дип дуслары белән аралашмый башлый, талаша

– Бүген реклам шулкадәр көчле эшли һәм кешенең башына керә. Кешенең "йә син болай, йә тегеләй" дип миенә кертәләр. Хәтта кайберәүләр "син тегене, син моны сайладың" дип дуслары белән аралашмый башлый, талаша. Миңа калса, пиар өчен бик күп акчалар түгелә торгандыр. Бөтен җирдә аны сөйлиләр, димәк кеше дә нәрсә карый, шуны сөйли башлый.

– Акча дигәннән, Трампның салым декларацияләрен дә яшерү турында әйтеп уздылар.

– Миңа калса, икесе ягыннан да бер-берсенә пычрак бәрү булды. Бу ягы дөрес түгел дип исәплим. Без хәзер шундый заманада яшибез микәнни дип тә уйлап куясың...

– Сайлауда кемгә тавыш бирү сәбәпле дуслыкларын өзгәннәр дә бар мени?

– Сайлау кайбер дусларны дошман да итәр. Хәзер олысы да, кечесе дә телефоннан башын ала алмый. Җыелышып чәй эчәргә утырганда да бөтен кеше телефонга баккан. Кеше хәзер виртулаь тормыш белән яши. Интернет челтәрендә дуслыктан алып бәрә икән, аннары ул минем дустым түгел инде дип сөйләшә башлый. Бәлки, ул гомерлек, бергә укыган дусты булгандыр.

– Сайлау нәтиҗәсе АКШка дәүләт буларак зур йогынты ясармы?

Монда кемнеңдер килүе – ул зур үзгәрешләр булачак дигән сүз түгел әле

– Ничек кенә булмасын, хәтта башка планетадан да кеше килеп утырсын, бу илнең нигезеннән башлап бөтен җирендә, бөтен өлкәләрдә тәртип. Һәркем үз эшен белә. Бу ил бөтен җирдә дә үзе автоном эшли дисәң дә була. Монда кемнеңдер килүе – ул зур үзгәрешләр булачак дигән сүз түгел әле. Әмма кайбер өлкәләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин, ансын вакыт күрсәтәчәк.

– Бу сайлау нәтиҗәсе дөнья сәясәтенә нинди үзгәреш бирер дип уйлыйсың?

– АКШтагы дуслар, танышлар әллә ни борчылмый. Мин үзем дөнья сәясәтендә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. Кыйммәтле кәгазьләр базары үзгәреш кичерергә мөмкин.

– Алай да, АКШта сайлау көне, тавыш бирү һәм нәтиҗәләрен көтү ниндиерәк рухта үтте соң?

Монда "миңа нигә кирәк инде ул?" дигән уй юк

– АКШта һәркем үзе уйлап, үзе нәтиҗә ясап сайлауга килә. Бу ягы шаккатырлык. Сайлау көнне мин төрле җирләрдән үтеп киттем. Беләсезме, Советлар Берлеге вакытларында колбасага баскан кебек һәркайда чират иде. Һәркем дә сабыр гына басып көтеп тора. Музыка уйный. Монда бит ял көне түгел иде, кемдер эштән соң килгән, кемдер баласын алыр алдыннан чиратка баскан – әмма барсы да килгән. Монда "миңа нигә кирәк инде ул?" дигән уй юк. Һәркем үзе аңлап килә. Аны беркем дә мәҗбүри китерми. Мин әлегеләргә сокланып карап тордым.

Сайлау алдыннан да илдә үзенә бер рух иде. Бер намзәт килә, ул да стадион җыя. Икенчесе килә, ул да стадионнар җыя. Кемнең күңеленә кем хуш килә – ул шуңа бара. Бер гаиләдә хатыны бер намзәтне сайласа, ире икенче намзәтне сайлый. Бу ягы да миңа ничектер сәеррәк, үзенчәлеклерәк тоела. Һәркемнең үз фикере бар һәм ахырга кадәр үз фикерендә тора. Һәркем үз тавышының сайлау нәтиҗәләренә йогынтысын сизә. Әлегеләрдән соң илдә чын рәвештә демократик сайлаулар булуга ышанасың.

– Бу сайлау алай-болай сезнең гаиләне фикерләр ягыннан икегә бүлмәдеме соң?

– Дөресен әйтим, икегә бүлде инде, өчкә дә бүлде инде. Әзрәк талашып та, әйткәләшеп тә алдык. Һәр кешенең үзе фикере дә булырга тиеш бит. Аның да, минем дә, тегенең дә дөрес ягы бар. Әйтелгән һәрбер нәрсәне "юк, ул дөрес түгел" дип әйтә алмыйсың бит. Ул фикерләр хакында да тагын бер тапкыр уйлап куясың.

– Сайлау һәркемнең шәхси эше, шулай да, җәмәгатең белән үзара мин шул намзәткә бирдем, ә мин моны сайладым дип сөйләштегезме?

– Без алдан ук аның белән тегенеке болай бит, моныкы болай дип бәхәсләшә идек. Беләсезме, сайлау АКШта һәр гаилә өчен уртага салып сөйләшкән, уртак тел таба торган тема булып торды. Бөтен дөнья сайлауны гына сөйләгән кебек иде, туйдырып та бетерде инде.

– Гаиләдәге бәхәсләр, үзеңнекен дәлилләүләр АКШта гаилә таркалу санын арттыруга китермәсме?

– Юк! Миңа калса, һәркемнең үз фикерендә калу хокукы бар. "Ник син алай уйлыйсың", дигән басым юк монда. Миңа бу ягы бик ошый.

АКШ алга киткән ил. Сайлау нәтиҗәләренә күрә, башыннан алып төбенә кадәр үзгәрешләр булмаячак. Мин үзем әллә нинди зур үзгәрешләр булмас дип уйлыйм.

– Зур үзгәрешләрнең булмавына халык, йә булмаса, дәүләт һәм илнең сәяси төзелеше мөмкинлек бирмәячәк дип уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә, илнең эчке төзелеше дә мөмкинлек бирмәячәк. Кем генә килмәсен, илнең киләчәген өчен тырышачак дип уйлыйм мин.

XS
SM
MD
LG