Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида хайваннарны вәхшиләрчә җәберләгән кызлар сак астына алынган


"Вәхшилексез Русия" хайваннарны яклау чарасы
"Вәхшилексез Русия" хайваннарны яклау чарасы

Тикшерү кызлар хайваннарны җәберләү белән беррәттән талау, диндарларны мыскыллау, аларга карата дошманлык хисе уятырга омтылуда шикләнелә дип белдерә.

Хабаровскидагы мәхкәмә хайваннарны вәхшиләрчә җәберләгән 17 яшьлек ике кызның берсен 1 гыйнварга, икенчесен 7 гыйнварга кадәр сак астына алу карары чыгарды.

Тикшерү кызлар хайваннарны җәберләү белән беррәттән талау, диндарларны мыскыллау, аларга карата дошманлык хисе уятырга омтылуда шикләнелә дип белдерә.

"Кызларның берсе интернетта 20 яшьлек егет белән танышкан, аны ташландык бинага алып килгән, анда күсәк һәм пневматик пистолет белән коралланган икенче кыз көтеп торган. Кызлар егеткә һөҗүм итеп аннан акча таләп иткән. Нәтиҗәдә ияге яраланган. Кызлардан качып китә алган", дип фаразлый тикшерү.

Тикшерү шулай ук кызларның берсенең диндарларны мыскыллау максаты белән социаль челтәрдәге үз битенә видео куюы да ачыкланды дип белдерә. Кызлар машиналар да җимергән һәм аларны телефоннарына төшергән. Тикшерү белдерүенчә, өч зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итмәгән.

Әлеге мәхкәмәгә кадәр 17 яшьлек бу ике кызга хайваннарга вәхшиләрчә мөнәсәбәт маддәсендә җинаять эше ачылган иде.

Русиядә кызларның вәхшилегенә протест чаралары үтте. Казанда узган "Вәхшилексез Русия" чарасында хайваннарны газаплап үтерүчеләргә җинаять җәзасы - 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү булырга тиеш дип белдерделәр.

XS
SM
MD
LG