Болгарстанда узган президент сайлауда социалистик фирка намзәте Русия яклы Румен Радев җиңә.
Болгарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлау бюллетеньнәренең 99,3%ын санаганнан соң, Радев 59% тавыш җыйган. Аның көндәше – парламент спикеры, “Болгарстанның Европа үсеше өчен ватандашлар” фиркасе вәкиле Цецка Цачева 36% тирәсе алган.
13 ноябрьдә илнең премьер-министры Бойко Борисов экзит-пол нәтиҗәләрен белгәннән соң урыныннан китүе турында белдерде.
Хәрби һава көчләренең элекке генералы Румен Радев Русиягә карата чикләүләрне бетерергә чакыра һәм Европа берлегенең качаклар сәясәтенә каршы чыга.