Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада президент сайлауда Русия тарафлы Додон җиңә


Игорь Додон
Игорь Додон

Молдова халкы беренче тапкыр президент сайлады. Моңа кадәр ил башлыгын парламент сайлый иде. Русия белән мөнәсәбәтләрне яңартырга вәгъдә итүче Игорь Додон күпчелек тавыш җыя.

Молдованың социалистлар фиркасе намзәте Игорь Додон беренчел нәтиҗәләргә караганда, президент сайлавында 55 процент тавыш җыеп, җиңү яулый.

14 ноябрь иртәнгә бюллетеньнәрнең 98 проценты эшкәртелгән.

Додонның көндәше, евроинтеграция яклы Майя Санду үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 45% тавыш җыйган.

Молдовада сайлау көнендә җәнҗал да чыкты. Ике намзәт тә үзәк сайлау комиссиясен һәм тышкы эшләр министрлыгын чит илләрдә яшәүче тавыш бирүчеләрнең сайлау мөмкинлеге булмавында гаепләде. Додон Русиядә тавыш бирүчеләр сайлау урыннарына эләгә алмаган дип, Санду – Европаның кайбер илләрендә, шул исәптән, Британия белән Ромыниядә эш начар куелган иде дип белдерә.

Президент сайлауның беренче турында Игорь Додон 49% тирәсе тавыш җыйган иде.

Молдовада президентны беренче тапкыр халык сайлады. Моңарчы ил президентын парламент сайлаган.

2014 елда парламент сайлау вакытында ук Додон Мәскәүдән хуплау алган иде. Анда ул президент Владимир Путин һәм вице-премьер Дмитрий Рогозин белән очрашуда, Европа берлеге белән килешүне өзеп, Русия базарына Молдова авыл хуҗалыгы тауарларын кайтарырга вәгъдә биргән иде.

XS
SM
MD
LG