Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Ирекле интернет рейтингында түбән тәгәри


Бөтен дөньяда интернет кулланучыларның өчтән ике өлеше цензура белән очраша, дип бәяли дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Freedom House оешмасы. Русияне оешма Ирексез интернет илләре исемлегенә кертә. Freedom House мәгълүматына караганда, бер ел эчендә Рунетта хәлләр тагын да начарайган.

Америкада теркәлгән Freedom House оешмасы бастырган Freedom on the Net 2016 дип аталган хисапта Интернет кулланучыларның 67 проценты хакимиятне, хәрбиләрне һәм хакимлек итүче элитаны тәнкыйтьләү цензура белән тыелган илләрдә яши диелә.

Бер ел элек әлеге күрсәткеч 61 проццент булган. Цензураның артуы кайбер илләрдә WhatsApp һәм Telegram мессенджерларны тыю белән аңлатыла. WhatsApp 12 илдә, Telegram дүрт илдә тыелган.

Freedom House мәгълүматларына караганда, кулланучыларның 27 проценты социаль челтәрләрдәге постлар һәм хәтта лайклар өчен дә сак астына ябылу куркынычы булган илләрдә яши. Басма 2015 елда Мисыр студенты фотошопта Микки Маус колагы өстәлгән президент Абдул-Фаттах Хәлил ас-Сиси рәсемен чыгарган өчен өч елга төрмәгә ябылганын искә төшерә.

Freedom House тикшерүе 2015 елның июненнән Интернет кулланучыларның 88 проценты яшәүче 65 илдә уздырылган. Freedom House бәяләвенә караганда, 17 илдә Интернет ирекле санала. Беренче бишлектә Эстония, Исландия, Канада, АКШ һәм Германия. Ирекле интернет исемлегендә Грузия белән Әрмәнстан да бар.

Тагын 28 илдә, шул исәптән Кыргызстан, Украина һәм Азәрбайҗанда Интернет “өлешчә ирекле”.

Русия арттан 14нче урында. Иң соңгы урында Кытай, аннан бер баскычка алда Сүрия тора.

XS
SM
MD
LG