Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе Навальныйга карата хөкем карарын кире какты


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный әлеге карар белән килешми. Ул үзен тулысынча аклауны сорый. Әлеге гаепләү үзен 2018 елда президент сайлауда катнаштырмас өчен уйлап чыгарылган дип саный оппозиция вәкиле

Русия Югары мәхкәмәсе “Криволес” эше нигезендә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Алексей Навальный һәм Петр Офицеровка карата Киров шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе карарын кире какты. Эш яңадан каралырга тиеш.

Утырыш барышында Русянең баш прокуратурасы Югары мәхкәмәдән җәзаны үзгәрешсез калдыруны сораган. Навальныйны яклаучылар, җинаять булмаганлыктан, хөкем ителүчене акларга кирәк дип белдергән.

Навальный әлеге карар белән килешми, дип яза “Интерфакс”.

“Минем Кировка бару теләгем юк. Югары мәхкәмә президиумы карары минем сәяси эшчәнлекне катлауландырыр өчен чыгарылган”, дигән Навальный журналистларга.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарыннан соң Навальный Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Европа мәхкәмәсе ул вакытта Навальный гамәлләрендә җинаять күрмәвен белдереп Русиядән Навальный һәм Офицеровка 80 мең евро компенсация түләтү карары чыгарды.

Әлеге карардан соң Навальный Югары мәхкәмәдән эшне яңадан карап, төбәк мәхкәмәләренең карарларын кире кагып, үзен 2018 елда президент сайлавында катнашыр өчен аклауларын сорый.

Алексей Навальный 2013 елда “Криволес” ширкәтендә финанс махинацияләре өчен биш елга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Әгәр аны тулысынча акламасалар, ул сайлауларда 2033 елдан соң гына катнашу хокукына ия булачак.

XS
SM
MD
LG