Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары Радасы Кырым телерадиоширкәтләрен финанслау турында канун чыгарды


Украинаның Югары Радасы
Украинаның Югары Радасы

Чәршәмбе Украина Югары Рададасында депутат Рефат Чубаров ATR телеканалын финанслау чараларын күрүне сораган иде. Атнакич Рада, әлеге мөрәҗәгатьне канәгатьләндереп, махсус канун чыгарды.

Украина Югары Радасы 17 ноябрьдәге утырышында хөкүмәткә дәүләт казнасыннан Кырым һәм Акъяр телерадиоширкәтләренә акча күчерергә рөхсәт бирү турында канун өлгесе кабул итте.

Чәршәмбе депутат Рефат Чубаров Радада чыгыш ясап, ATR кырымтатар телеканалын финанслауны сорады. Кырымны аннексияләгәннән соң Русия ярымутрауда әлеге телеканал тапшыруларын туктатты. “Без 60лап кеше – операторлар, журналистларны Киевта урнаштырдык. Ләкин бөтен чыгымнарны үзебез генә каплап бетерә алмыйбыз. Кырымда безне тыңлыйлар, алар шушы канал белән яшиләр. Без кырымнарга дарулар, дәреслекләр илтә алмыйбыз, сүз булса да җиткерик”, ди Чубаров.

Депутат белдерүенчә, сүз 35-36 млн һривна (85-90 млн сум) турында бара.

2015 елның 1 апреленнән Русия лицензиясе бирелмәү сәбәпле ATR телеканалы Кырымда тапшырылуларын туктатты. Соңрак ул Украинага күчеп, иярчендә һәм интернетта күрсәтә башлады.

XS
SM
MD
LG