Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан активисты: үзсалым референдумы урынына түрәләрнең машиналарын сатарга кирәк


Андрей Лукин
Андрей Лукин

Әлмәт эшмәкәре Андрей Лукин түрәләргә арзанрак машиналарга күчеп утырырга, ә кыйммәтле машиналарны сатудан кергән акчаны “казнаны ямарга” җибәрергә тәкъдим итә.

Әлмәт эшмәкәре, "Дальнобойщик" оешмасының координация шурасы әгъзасы Андрей Лукин үзенең Facebook сәхифәсендә Татарстанда узачак үзсалым (самообложение) референдумы уңаеннан видеомөрәҗәгать элгән. Мөрәҗәгатьтә Лукин “казнадагы тишекләрне ямар өчен” үзсалым референдумы уздырырга түгел, ә түрәләргә үзләренең кыйммәтле машиналарын сатарга тәкъдим итә.

“Түрәләр казнада акча җитми дип референдум уздыралар. Кешеләргә үзләренә акча җыярга тәкъдим итәләр. Күптән түгел “Нефтьче” мәдәният йорты яныннан узганда түрәләр ниндидер бер чарага җыелганын күрдем. Автомобильләр кую урыны өч миллион сумнан да кыйммәтрәк машиналар белән тулы иде. Салым түләүчеләр исәбенә мондый кыйммәтле машиналар алу матур түгел”, ди эшмәкәр.

Лукин түрәләргә арзанрак машиналарга күчеп утырырга, ә кыйммәтле машиналарны сатудан кергән акчаны “казнаны ямарга” җибәрергә тәкъдим итә.

20 ноябрьдә Татарстанның төрле авылларында 851 референдум узачак. Реферндумга "яктылык, юллар төзелеше, зиратны карау кебек ихтыяҗларга һәм хәтта экстремизм белән террорга каршы көрәш өчен 100 сумнан 500 сумга кадәр (районына карап) акча түләргә әзерме дигән сорау чыгарылачак.

Әгәр референдум узды дип танылса, Татарстан хөкүмәте һәр җыелган бер сум өчен дүрт сум бүлеп бирәчәк.

XS
SM
MD
LG