Accessibility links

Татарстанда үзсалым референдумнарында тавыш бирү тәмамланды


Татарстанның төрле авыл-шәһәрләрендә узган үзсалым референдумнары тәмамланды. Канун бозулар турында да хәбәрләр бар.

Тавыш бирү тәмамлануга ике сәгать кала Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте Азатлыкка төрле район-авылларда тавыш бирүдә сайлаучыларның уртача 64 проценты катнашканлыгын белдерде. 50 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән очракта референдум гамәли санала.

20 ноябрьдә республикадагы 900дән артык урында үзсалым турында 851 референдум уза. Сайлаучыларга төрле авыл һәм шәһәр мәнфәгатьләренә, урынына карап, 100 сумнан 500 сумга кадәр түләргә әзер булу-булмауларын сорыйлар. Ул акчалар яктырту корылмларына, юл төзелешенә, зират эшләренә һәм хәтта террорга каршы көрәшкә дә тотылачак.

Күзәтүчеләр Азатлыкка 1555нче санлы тавыш бирү бүлегендә өйдә тавыш биргәндә канун бозу булганлыгын белдерде. Референдум уздыру эшендә катнашучылар картлар йортына барганда, анда бер генә сайлаучы тавыш бирсә дә, үзләре белән 20 бюллетень алган. Кайтканда инде 20 бюллетень дә тавыш бирү тартмасына салынган булган.

XS
SM
MD
LG