Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдән качкан Татарстан хәрбие Йошкар-Олада дәвалана


Ноябрь уртасында Мәскәү янындагы хәрби бүлектә кыйналулардан качып кайткан Михаил Егоров Йошкар-Олада хәрби һоспитальдә дәвалана.

Татарстаннан гаскәргә чакырылган хәрбиләрнең хокукларын яклаучы "Улларыбыз өчен" оешмасының координация үзәге җитәкчесе Нина Писанова Азатлыкка хәбәр иткәнчә, ноябрь уртасында Мәскәү янындагы хәрби бүлектәге кыйналулардан качып кайткан Михаил Егоров хәзер Йошкар-Оладагы хәрби һоспитальдә дәвалана.

Писанова сүзләренчә, Егоровны һоспитальгә җибәрү турындагы карарны хәрби-тишкерү бүлеге чыгарган. Моннан соң Йошкар-Олада яки Самарда хәрби медицина комиссиясе тикшерүе уздырылачак. Егоровны Казан гарнизонына күчерергә телиләр дип тә белдерә хокук саклаучы.

16 ноябрьдә 25 яшьлек Егоров Казан гарнизонының хәрби-тикшерү бүлегенә Мәскәү янындагы 31134 санлы хәрби бүлекнең өч хәрбиенә карата җинаять эше ачу турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Ул өлкән лейтенант, прапорщик һәм кече сержант тарафыннан кыйналуын белдерә.

14 ноябрьдә Егоров хәрби бүлектән китеп Казанга кайтып җитә һәм "Улларыбыз өчен" дип аталган хокук яклау оешмасына мөрәҗәгать итә.

Егоров гаскәргә үз теләге белән киткәнен, хезмәттән качмавын, ә бары тик башка бүлеккә күчерүне генә соравын әйтә.

XS
SM
MD
LG