Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубаның элекке җитәкчесе Фидель Кастро вафат


Фидель Кастро (1926-2016)
Фидель Кастро (1926-2016)

Куба инкыйлабы җитәкчесе, күп еллар дәвамында илне җитәкләгән Фидель Кастро 90 яшендә вафат булган. Аның энесе, илнең хәзерге җитәкчесе Рауль Кастро белдерүенчә, Кастроның җәсәде шимбә көнне яндырылачак.

Кубаның элекке җитәкчесе, инкыйлаб башлыгы Фидель Кастро җомга кич 90 яшендә вафат булган. Бу турында Куба башлыгы Рауль Кастро белдергән. Үлем турында Куба телевидениесе дә хәбәр иткән.

"Куба инкыйлабы җитәкчесе бүген (җомга) кич 22:29да (Казан вакыты белән шимбә иртәсе, 6:29) вафат булды", дип игълан иткән Рауль Кастро. Аның җәсәде шимбә көнне яндырылачак.

Фидель Кастро 1926 елда туган. Хокукчы белеме алган. 1953 елда Батиста диктаторына каршы уңышсыз баш күтәрүдән соң төрмәгә эләккән. Ике елдан амнистия нигезендә иреккә чыккан.

1956 елда Кастро Аргентина инкыйлабчысы Че Гевара белән бергә Батиста хөкүмәтенә каршы сугыш башлый. Өч елдан Куба инкыйлабы уңышка ирешеп, Кастро илдәге хакимиятне үз кулына ала. Ул Кубаның дәүләт шурасы һәм министрлар шурасы рәисе була, хәрби көчләрне җитәкли. Кубаның социалистик режимга күчүен игълан итә.

2006 елның 31 июлендә сәламәтлеге начарлану сәбәпле Фидель Кастро үз вазифаларын, башта вакытлыча, энесе Рауль Кастрога тапшыра, 2008 елда ил җитәкчелегеннән рәсми төстә ​китә.

XS
SM
MD
LG