Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чаллы матбугаты милләтнең хәле турында чаң суга, казаннар дәшми"


Сәхнәдә Чаллы язучылары
Сәхнәдә Чаллы язучылары

25 ноябрь Чаллыда чыгучы "Мәйдан" журналы үзенең 15 еллыгына багышланган кичә уздырды. Биредә милләт язмышы турында борчулы сүзләр, милли матбугатка язылу проблемнары, алардан рекламнар таләп итүнең урынлы булмавы хакында әйтелде.

Кичә “Энергетиклар” мәдәният сараенда узды. Анда Казанда чыгучы газет-журналлар җитәкчеләре, Башкортстанның Дүртөйле шәһәре язучылары, Азнакай, Мөслим, Сарман төбәге әдипләре, Чаллы язучылары катнашты.

Чара котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге кичә башыннан азагына кадәр шулай дәвам итәр дип уйлаучылар ялгышты. Биредә милләт язмышы турында борчулы, кайгыртулы сүзләр дә әйтелде.

“Мәдәни җомга” газеты баш мөхәррире, Тукай бүләге лауреаты, язучы Вахит Имамов:

– Чаллылар моңарчы да да кыю иҗат итте һәм бүген дә кулларыбызга каләм алганда курыкмыйча язабыз. Безгә инде сеңгән. Уйларыбызны баш белән генә алып ташлап була торгандыр. Без тез чүкмәячәкбез. Милләткә менә шулай тез чүкмәгән өчен рәхмәт.

Фидаил Мәҗитов (с) һәм Вахит Имамов, Факил Сафин
Фидаил Мәҗитов (с) һәм Вахит Имамов, Факил Сафин

Татар тарихын, мәктәбен, мәгарифен бетерү моннан 150 еллар чамасы элек, патша Александр IIнең хурлыклы фәрманыннан башланды

Татар тарихын, мәктәпләрен һәм мәгарифен бетерү моннан 150 еллар чамасы элек, патша Александр IIнең 1870 елда чыгарган хурлыклы фәрманыннан соң башланды. Фәрманда “инородец”ларны гыйлемле итү максатыннан урысча укыту турында әйтелә һәм шундук безне урысча мәктәпләргә куып кертә башладылар. Бунт күтәргән, ризасызлык белдергән муллаларга урысча имтиханнар кертелде. Кем урысча имтихан тапшыра алмый, муллалык указлары тартып алынды.

Бүген дә көрәш бара. Ул матбугат битләрендә дә чагыла. Казаннар моны кычкырып әйтә алмый. Без бу хакта кычкыртып, акыртып язабыз. Безнең Чаллы көрәшчеләр үстерде. Милләтнең шактый өлешенең күзен ачтык. Чаллы тагын да безнең гаярьлекне дәвам итсен, тез чүкмәсен!

Айдар Хәлим сөйли
Айдар Хәлим сөйли

Язучы Айдар Хәлим сәхнәгә күтәрелеп котлаулар белән бергә татар милләтенең торган саен авыр хәлдә калуына борчылу сүзләрен дә белдерде.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова да халык игътибарын илдәге бүгенге вазгыятькә юнәлтте:

"Россиян" милләте турында канун кабул ителсә, илдә бер тел – урыс теле, бер тарих – урыс тарихы, бер мәдәният – урыс мәдәнияте булачак

​– Хәзер урыс тарихын зурлап сөйли, күрсәтә башладылар. Тарихны ничек бирәсең – ватандашы шундый булачак. Менә бездән “россиян” милләте ясамакчы булалар. Канун проекты инде эшләнгән, Дәүләт думасына тапшырылган. Канунны референдумга да чыгарырга мөмкиннәр. Элекке депутат буларак әйтәм, бу канун кабул ителә икән, алга таба бер тел – урыс теле, бер тарих – урыс тарихы, бер мәдәният – урыс мәдәнияте булачак. Бу – бер милләт, урыс милләте генә дигән сүз. Ә башка халыклар, татары да, башкорты да этнос дип аталачак. Канунда “үз мәдәниятләрен тотарга хокуклы” дип өтер аша язылачак. Бу очракта референдум дигәннәре дә ике башлы таяк булачак. Чөнки урыс – күпчелек. Татар да, “безгә калфак кияргә ярый икән” дип кызыгачак. Урыслар исә “безнең тел нигезендә берләшәләр” дигән уйлар кичерер.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

"Россиян" милләте турында канун кабул ителсә, бик авыр хәлдә калачакбыз. Бу хәтта республиканы бетерү белән төгәлләнергә мөмкин

Менә шул канун-референдумнар була калса, без инде этнос булып калабыз да. Совет чорында да “совет халкы” булды бит, диләр. Әмма “совет халкы” идеология генә булды, аны канун белән беркетмәделәр. Ул милләт булмады. Милләт һәм халык арасында аерма бик зур. Милләтнең теле, мәдәнияте, китаплары, нәшриятлары, дәүләтчелеге дә була. Халык ул социаль мәсьәләләр белән яши. Канун кабул ителсә, бик авыр хәлдә калачакбыз. Бу хәтта республиканы бетерү белән төгәлләнергә мөмкин. Чөнки барлык республикалар милли нигездә. Милләт бар – республика бар. Шуңа “Мәйдан”ның мәйданнары булуы безнең өчен бик әһәмиятле.

Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Чаллыда татарча Азатлык мәйданы, Чаллыда гына Сөембикә проспекты булуын (“Казаннар аны Мәскәүгә биреп җибәрсә дә, исемен куша алмады” диде), зур мәгънәләргә ия булган “Мәйдан журналы булуына, сугышмыйча гына мәйданнарга аяк басучы халык булуны да искәртте.

Дүртөйледән язучы Илдус Тимерханов
Дүртөйледән язучы Илдус Тимерханов

Фәүзия Бәйрәмованың алдарак әйткән сүзләрен куәтләп Рәшит Бәшәр: “Әйе, кайчандыр совет милләте ясарга тырыштылар. Ләкин Совет берлеге дигәне таралып төште. “Россиян” милләте ясарга омтылу да аның таралуына китерер”, дигән фикерләрен ирештерде.

Матбагачылар өчен киеренке вакытлар. Газет-журналларга язылу бара. Рекламнан, белдерүләрдән кергән акчаларга да хисап тоту чоры җитте. Ел азагы бит. Шушы проблемнарны әлеге кичәдә “Шәһри Чаллы” газеты редакциясе җитәкчесе Мирһади Разов бәян итте:

– Газет-журнал чыгару бер хәл, аны тарату икеләтә авыр. Матбугатны чыгаручы бар, ләкин милли басмаларга халык язылырга атлыгып тормый. Шушы язылу, яздыру кыенлыгы белән без ярты ел саен очрашып торабыз. Чаллыда “Мәйдан” журналы, “Шәһри Чаллы”ның уртак проблемнары бу. Милли матбугат белән Казанда да, төбәкләрдә дә шул ук хәл. Ә бит татар матбугаты халыкны тәрбияләү, аңын үстерү, асылын саклау өчен чыгарыла. Алардан реклам язмалар һәм белдерүләр белән акча эшләүне таләп итү дөрес түгел.

Мирһади Разов сөйли
Мирһади Разов сөйли

Инкыйлабка кадәр татар газет-журналларын байлар тоткан, алар чыгарткан. Алар милләт аңын күтәрүгә йөз тоткан. Хәзер бу күзәтелми, ташпулат салып керәләр дә, шунда бикләнеп яталар

Безнең татар байлары рекламга акча бирәбез дип тормыйлар. Ни өчен? Чөнки татар баеның матди байлыгы үсә, рухи байлыгы үсми. Шул байлыклары гына тигез үссә, алар моны аңларлар иде. Инкыйлабка кадәр татар газет-журналларын байлар тоткан, алар чыгарткан. Алар милләт аңын күтәрүгә йөз тоткан. Хәзер бу күзәтелми, ташпулат салып керәләр дә, шунда бикләнеп яталар. Реклам, яздыру турында гозер әйтсәң, сүз кузгатсаң, “мин телевизор карыйм, радио тыңлыйм, интернетта утырам һәм яңалыкларны шуннан беләм. Рекламны урысча газетка бирәм”, ди. Ә бит ташка басылган хакыйкатькә берни дә җитми. Татар матбугаты тирәсендә менә шундыйрак вазгыять”.

Кунаклар "Туган тел" җырын башкара
Кунаклар "Туган тел" җырын башкара

Кичә азагында “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде һәм: “Безнең төп максат – телне саклап калу, татар әдәбиятын, татар матбугатын киләчәк дәверләргә җиткерү”, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG