Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 2017 ел бюджеты 7,6 млрд сум дефицит белән кабул ителде


Татарстан парламенты утырышында
Татарстан парламенты утырышында

Татрстанның киләсе елдагы керемнәрне 178,1 млрд сум, чыгымнары -185,6 млрд сум булачак. Татарстан парламентарийлары бюджетны бертавыштан кабул итте.

28 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары икенче һәм өченче укуларда 2017 ел өчен республика бюджетын кабул итте. Дәүләт Шурасы утырышында әйтелгәнчә, бюджетны беренче укылышта кабул иткәннән соң хөкүмәт аңа 350дән артык үзгәреш керткән. Нәтиҗәдә фаразланган керемнәр һәм чыгымнарны 11,3 млрдка артырганнар.

Киләсе елда Татрстанның керемнәре 178,1 млрд сум, чыгымнары 185,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, бюджет дефициты 7,57 млрд сум булачак. Беренче укылышта исә керемнәр 166,8 млрд сум, чыгымнар 174,3 млрд сум булыр дип фаразланган булган.

18 ноябрьдә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин парламентның бюджет комитетында чыгыш ясап, керемнәрне һәм чыгымнарны арттырырга тәкъдим иткән иде. Министр керемнәр федераль бюджеттан 10,1 млрд сум күләмендә алынган акчалар исәбенә артырга тиеш, диде. Ә чыгымнар "яңа кабул ителгән норматив актларны" үтәргә, шул исәптән терроризм һәм экстремизмга каршы програмга, муниципаль сәнәгать мәйданнарында инфраструктура төзүгә тотылачак диелде.

2018 елга керемнәр күләме 182,5 млрд сум, чыгымнар күләме 196,1 млрд сум булыр дип фаразлана. 2019 ел өчен бу саннар 186,5 млрд сум һәм 201,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG