Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары йорт-кураларны да милли байрак төсләренә буярга чакыра


Байракчыкларны балалар да теләп алды
Байракчыкларны балалар да теләп алды

29 ноябрь – Татарстан байрагын кабул иткән көнгә быел 25 ел тулды. Шушы уңайдан “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре республика күләмендә чара оештырып байракчыклар таратты.

"Азатлык" оешмасы рәисе Наил Нәбиулла, Гомәр хәзрәт Батырша һәм тагын берничә активист Чаллының Азатлык мәйданы кырында узып баручыларга Татарстан байракчыкларын һәм календарьлар тараттылар. "Бүген –Татарстан байрагы көне. Ә сезнекендә байрак рәвеше дә, тугра да куелган. Ни өчен?" дигән сорауга, Наил әфәнде: "Без шушы юл белән байракчыкны да, туграны да танытырга теләдек. Безнең һәм башкаларның да күңеленә шулай ошады”, диде. Аннан сүзебезне шушы чарада катнашкан Гомәр хәзрәт Батырша белән дәвам иттек.

– Байракчыкларны биш шәһәрдә таратырга булдык. Чаллыга килгәнче Татарстан байракчыкларын Түбән Кама каласында тараттык. Шушы ук вакытта Яшел Үзән, Биектауда да шушы сиволларыбызны тарату бара. Чөнки бүген – бәйрәм көн. Без бу көнгә биш мең байракчык, ун мең календарь ясаттык. Моны милли хәрәкәт җанатарлары ярдәме белән акча җыешып башкардык.

Гомәр Батырша (с) һәм Наил Нәбиулла
Гомәр Батырша (с) һәм Наил Нәбиулла

Түбән Кама каласында байракчыклар тарату бик җанлы, кызыксыну белән узды. Шундый чаралар татарның рухын күтәрә, милли хисләрен дә беркадәр уйнатып ала торгандыр. Күрәсез, байракчыкларны халык шатланып кабул итеп ала.

Киләчәктә бәлки дәүләтчелегебез билгеләренең берсе булган байраклар президент югарылыгына да күтәрелер. Татарстан тасмаларын хәтерләсәк, аларны беренче булып без тарата башладык. Аннан инде җитәкчелек тә бу эшкә тартылды кебек, үзләре бу тасманы тагып йөри башлады. Бу байракчыклар белән аларга да ниндидер рух керер дигән өметләрдә калабыз, диде Гомәр хәзрәт.

Байракчыклар тарату
Байракчыклар тарату

Татарстан байракчыкларын таратучылардан: “Басым, көч куллану яки ризасызлык белдерү күренешләре булмадымы?" дип тә кызыксындык. Алар белдерүенчә, әлегә каршы фикерле органнар да, кешеләр дә күренмәгән. Татарлар да, башка милләт вәкилләре дә байракчыкларны зур күтәренкелек белән алган. Кайберләре “киләчәктә дә шулай матур, тату яшәсәк иде” дигән теләкләрен дә җиткергән.

Байракчыкларны зурлар да теләп алды
Байракчыкларны зурлар да теләп алды

Быел җәй Ютазы һәм Саба районнарында берничә өйнең түбәсендәге төсле калайларны Татарстан байрагы төсенә аралаштырып япканны күрергә туры килде. Шулай ук Ютазыда бер өй түбәсенең бер ягы Татарстан байрагына, икенче ягы Русиянекенә туры китереп буяганнарын да искәрткән идек.

Шушы хакта сүз кузгатмыйча да Гомәр хәзрәт мондый фикерләрен җиткерде: “Соңгы елларда Татарстан символларына игътибар арта. Менә үзем дә баламның бишеген Татарстан байрагы төсләренә буядым. Украинада халык милли җанлы. Анда ихаталарны, рәшәткәләрне үзләренең милли байрак төсләренә буйыйлар. Шушы хәрәкәткә Татарстан халкы да кушылыр дигән ышаныч та бар бит. Киләчәктә милли җанлы кешеләр өйләрен, коймаларын байрагыбыз төсләренә буярлар. Булдыра алмаслык эшләр түгел бу”.

Азатлык мәйданы кырында зур кибетләр дә, балалар бакчалары да, тукталыш та, җир асты үтеше дә бар. Инде бер тапкыр Татарстан байракчыкларын алган кешеләрнең кабат борылып килеп, туганым янына хастаханәгә барам яки минем күршеләрем дә бар бит әле, тагын берәрне бирә алмассызмы дигән гозерләрен дә ишетергә туры килде.

Әлеге чарада моңа кадәр актив кына булган “Азатлык” берлегенең Чаллы яшьләре күренмәде. Сәбәпләре белән әлегә без дә кызыксынмадык, казаннар да бу сорауны күтәрмәде.

XS
SM
MD
LG