Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа татар бистәсе турында белергә кирәкле биш әйбер


Яңа татар бистәсендәге Ак мәчет
Яңа татар бистәсендәге Ак мәчет

30 ноябрьдә Казан милли-мәдәни үзәгендә Яңа татар бистәсенә багышланган "Бистә сәгате" дискуссиясе узды. Бистәләр буенча актив эш алып барган, тарихын өйрәнгән һәм экскурсияләр оештырган Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Гамәли урбанистика үзәге вәкилләре эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Тарих

Казанның Яңа татар бистәсе – XVIII гасыр ахырында барлыкка килгән тарихи район. Иске татар бистәсе халкы көчләп чукындырудан качып бирегә килеп урнашкан. Кайбер мәгълүматларга караганда, бистәдә Казанны Явыз Иван явыннан саклаган меңләгән гаскәр җирләнгән. Ә патша заманында биредә меховщиклар сәнәгате колач җәйгән. Совет чоры бистәдә яшәгән иң көчле "Новотатарка" җинаять төркеме белән истә калган.

Хәзер

Шәһәр үзәгеннән ерак урнашмаса да, бүгенге көндә Яңа татар бистәсе гетто булып санала. Монда күп катлы йортлар, төрле чорга караган шәхси һәм сәнәгать биналары, көймә станциясе, төрмә, елга порты, автовокзал, иске татар зираты урнашкан. Биредә әкрен генә кече бизнес үсеп килә, милек хуҗалары алышына, зур күңел ачу үзәге эшли. Әкренләп экскурсия йөртүчеләр дә үз төркемнәрен бистәгә алып керә. Дискуссиядә чыгыш ясаган журналист һәм активист Рәдиф Кашапов сүзләренчә, хәзер туристларда "Татар Казан"ына сорау күп һәм бистә бу сорауны яхшы канәгатьләндерә алыр иде. Ягъни, Яңа татар бистәсе бүгенге көндә зур үсеш потенциалы булган территория.

Дин

Яңа татар бистәсендә элек-электән көчле мөселман мәхәлләләре, авторитетлы имамнар, сыйфатлы мәдрәсәләр булган. Биредәге өч төп гыйбадәтханә – Ак мәчет (1801 елда төзелгән), Ал мәчет (1808) һәм Иске таш мәчете (1802) бистәнең тарихи үзәге һәм татар телле шәһәр мохитенең нигезе булып тора. Бүгенге көндә бу мәчетләрнең кайберсе эшләсә дә, артык күп кеше җыймый.


Мәдәният

Яңа татар бистәсенең тагын бер төп үзенчәлеге – татар шәһәр мәдәниятенең өч пласты тәкъдим ителү: инкыйлабка кадәр, совет чоры башы һәм сугыштан соң. "Бу территория – берничә катлам шәһәр тарихына ия һәм ул бетмәгән, тузанга әйләндерелмәгән. Төзекләндерү, торгызу, реконструкция эшләре башланганчы моның барысын да саклап калу мөһим. Моның өчен биредә яшәүчеләрнең шәхси хикәяләренә кадәр белергә кирәк", дип сөйләде үзенең чыгышында активист, Гамәли урбанистика үзәге җитәкчесе Мария Леонтьева.

Дискуссиядән күренеш
Дискуссиядән күренеш

Киләчәк

Хакимият APUDG һәм IBFD Fund Малайзия ширкәтләре ярдәмендә бистәне зур халыкара финанс үзәгенә әйләндерергә тели. Кичәдә чыгыш ясаган Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров сүзләренчә, Малайзия белгечләре бистәдә экскурсиядә булганнар. "Малайзия халкы дин һәм менталитет ягыннан безгә якын. Алар бу территориянең үзенчәлеген тарих һәм сакланып калган артефактлар аша аңларга тырышып эш итә", ди ул. Кадыров сүзләренчә, бистәнең тәфсилле үзгәреш планы декабрьдә әзер булачак һәм президентка тәкъдим ителәчәк.

Инициатив төркем бистәне төзекләндерү процессына актив рәвештә үз өлешен, тәкъдимнәрен кертергә ниятли. Шулай ук активистлар татар бистәләренә, аларны өйрәнү ысулларына багышланган сайт башларга планлаштыра.

XS
SM
MD
LG