Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:54

Ижауның этномәдәни тәрбия бирүче 107нче бакчаның милли компонент нигезендә эшләүче хезмәткәрләре удмурт тәрбиячеләре белән түгәрәк өстәл уздырды. Анда күптелле мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү турында фикер алышу үтте. Киләчәктә тәрбиячеләр милли телләр өйрәтүдә бергә ярдәмләшеп эшләячәк.

Балаларга белем һәм тәрбия бирү җиңел түгел. Иң беренче чиратта укытучы һәм тәрбиячедән махсус програмны үтәү таләп ителә. Шул ук вакытта милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбия бирүне дә шушы програмга кертеп эш итү укытучылар да, тәрбиячеләр дә үзләренең бурычы итеп билгели. Бу эшне Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләре уңышлы башкара.

Бакча этномәдәни тәрбия бирү буенча шәһәр һәм республикакүләм үзәге статусын алды. Бу аларга өстәмә йөкләмәләр дә куя. Агымдагы елда гына бакча хезмәткәрләре республика бакчаларында милли компонент нигезендә эшләүче тәрбиячеләр өчен дүрт тапкыр семинар уздырды.

Балалар дәрескә җыелды
Балалар дәрескә җыелды

107нче балалар бакчасының татар телен өйрәтүдә кулланган алымнары хакында милли төркемнәрдә эшләүче белгечләр ишетеп белә. Семинарга республиканың удмурт телен өйрәнүче бакчаларыннан тәрбиячеләр килгән иде. Людмила Бурашова Можга шәһәренең 20нче балалар бакчасыннан. Әлегә алар удмурт телен түгәрәктә генә өйрәнә икән. Людмила ханым биредәге дәресләрне, бәйрәмнәрне алып баруда барлык коллектив бергә эшләвен гаҗәпләнеп күзәткән. Бакчада зур гына татар теле бүлмәсе, андагы методик кулланмаларның күплегенә кызыгып караган, музей бүлмәсендә балаларның ике – татар һәм рус телләрендә экскурсияләр алып баруын да сокланып тыңлаган.

Бакча музеенда балалар экспонатлар белэн таныша
Бакча музеенда балалар экспонатлар белэн таныша

Тәрбиячеләр өчен өлкән төркемдә татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова уздырган дәрес ачыш булды. Дәреснең темасы - “Көзге мәшәкатьләр”. Балалар елның әлеге фасылына багышланган бик күп яңа сүзләр өйрәнде. Тәрбияче өч-дүрт минут саен дәрес алып бару ысулын алыштырып, балаларны төрле уеннарга җәлеп итеп, аларны хәрәкәтләндереп торды. Дөрестән дә, дәрес уен рәвешендә алып барылды. Балалар үзләрен бик актив тотты, күп кенә яңа сүзләр өйрәнде. Дәрес татар халкының йоласына нигезләнеп әзерләнгән “Орчык” бәйрәменә күчте.

Тәрбиячеләр калфак тегелеше белән кызыксына
Тәрбиячеләр калфак тегелеше белән кызыксына

Шәһәр балалары өчен йорт хайваннары бик таныш та түгел. Йон, каба, җеп эрләү - яңа сүзләр. Шулай да, сабыйларның әлеге теманы кызыксынып үзләштерүләре, тагын орчык белән оештырылган уеннарда теләп катнашуы күренеп торды. Дәрестә малай-кызлар орчыкка бәйләнешле берничә тизәйткеч тә өйрәнде. Орчык турында күп кенә мәгълүмат та туплады. Аның әкиятләрдә кулланылуын, хәтта сихри көчкә ия булуын үзләре дә әйтте. Шулай итеп тәрбиячеләр халкыбыз йолалары аша балаларга кызыклы дәрес уздырды, уен рәвешендә төрле яңа сүзләр өйрәтте.

Удмурт төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр дә дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлап, хәтерләренә сеңдерде. Кайбер татар сүзләренең удмуртларныкына ошаганын, ә кайбер сүзләрнең әйтелеше бертөрле булса да, аларның мәгънәләре төрле булып чыкты. Мәсәлән, йон – ыжгон, орчык – черс, каба – кубо. Удмурт тәрбиячеләре "шундый матур" – сүзенә дә игътибар иткән – шундый удмуртчадан "кояш" дип тәрҗемә ителә икән.

“Удмуртия күпмилләтле республика, төрле милләт вәкилләре бергә яшибез, кечкенәдән балалар башка милли телләр турында мәгълүмат алса, бу татулыкның бер баскычы”, диде республиканың этномәдәни белем бирү үзәге методисты Роза Кузнецова.

Орчык бәйрәменә әзерләнгән почмак
Орчык бәйрәменә әзерләнгән почмак

Белгечләр гаиләләрдә туган телгә игътибар кимүен белдерде. Балезино районы Кистем авылында да катнаш гаиләләр күп, шуңа хәтта авылда да татар телен өйрәтү проблем булып тора. “Без балаларны татар, рус, удмурт гаиләсеннән дип бүлмибез, татар телен өйрәтергә тырышабыз. Биредә күргәннәрне үзебездә дә кулланачакбыз. Без милли йолаларга нигезләнеп, төрле бәйрәмнәр үткәрәбез. Шуларның берсе Нәүрүз бәйрәме, балалар аны бик яраталар. Шулай ук Шигърият бәйрәмендә дә барлык сабыйлар актив катнаша. Тиздән Театр көненә багышланган кичә булачак. Аңа бакчадан сабыйлар да, мәктәп укучылары да әзерләнә”, диде Динә Касимова.

Семинарга килүчеләр сабыйларның тагын бер иҗатын күрде. Балалар “Шалкан” әкиятен әзерләгән. Дөрес, ул инде рус халык әкиятеннән күпкә аерыла.

“Әкиятне без бик теләп кулланабыз. Әкияттә уйнау балаларга туган телне өйрәтүдә бик зур ярдәм итә. Алар үзләре рольләрне сайлый, сүзләрне ятлый, бик теләп уйный да”, диде бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова.

Семинарга килгән тәрбиячеләр өчен балалар милли музейда экскурсияне үзләре уздырды. Төрле төркемнән малайлар-кызлар ике телдә биредәге экспонатлар турында аңлатмалар бирде. Күптелле мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча түгәрәк өстәл артында фикер алышты. Тәрбиячеләр милли телләр өйрәтүдә бергә ярдәмләшеп эшләячәк.

Тәнәфестә тәрбиячеләр “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы теккән калфаклар белән дә танышты. Аларны хәтта киеп тә карады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG