Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮнең чираттагы утырышын утны сүндереп өзгәннәр


ТИҮ вәкилләре Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт (у)
ТИҮ вәкилләре Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт (у)

Казанның "Иске шәһәр" идарә итү ширкәтендә активистларга утны "өстән кушу" аркасында сүндерелүен хәбәр иткәннәр.

5 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәгенең Сәет-Галиев урамындагы бинасында узасы чираттагы утырышын утны аерып өзгәннәр.

Милли активистлар үзәкнең якынлашып килүче корылтае турында фикер алышырга җыенган булган. Бу хакта Азатлыкка ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт сөйләде.

Үзәк әгъзалары Корылтай үткәрү турында Татарстан президентына хат язарга ниятли. Утырышта шул хатның берничә вариантын тикшерү һәм сайлау планлаштырылган булган. Сәгать биштә башланырга тиешле утырышка 50гә якын кеше килгән. Бишенче яртыда ут сүндерелгән.

Бу вакыйга уңаеннан ТИҮ вәкилләре җирле "Иске шәһәр" идарә итү ширкәтенә мөрәҗәгать иткән. Үзәк активисты Фәрит Зәкиев Азатлыкка белдергәнчә, идарә итү ширкәте утны аеру сәбәбен "югарыдан кушу" дип аңлаткан, ләкин "югарыдагылар"ның кем икәнен ачыкламаган.

ТИҮ корылтае башка елларда да хакимиятләр тарафыннан басым астына эләгә иде.

XS
SM
MD
LG