Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Гәрәев: "Үзгәреш җиле" белән "Татар җыры" максатлары төрле"


Былтыргы "Татар җыры" фестивале күренеше
Былтыргы "Татар җыры" фестивале күренеше

"Барс-медиа" ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәев "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат очрашуында "Үзгәреш җиле" фестивале турында "дөнья дәрәҗәсенә чыгар өчен үзеңнең мәдәниятеңне, үзенчәлегеңне сакларга кирәк", дип белдерде.

"Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат очрашуында "Үзгәреш җиле" белән "Татар җыры" фестивальләре бер-берсенә көндәш түгел, аларның максатлары төрле дип белдерде "Барс-медиа" җитәкчесе Камил Гәрәев.

"Әлеге фестивальне оештыручылар татар җырын башка дәрәҗәгә, дөнья дәрәҗәсенә чыгару максатын куйган. Әгәр мондый максат куясың икән, үзеңнең мдәниятеңне, үзенчәлегеңне сакларга кирәк. Һәр башкаручының үзенә генә хас истә калырлык үзенчәлеге булырга тиеш. Шул вакытта гына ул эстрада булачак. Безнең телебез, музыкаль мәдәниятебез бик бай. Дөнья дәрәҗәсенә чыгар өчен шушы байлык нигезендә әсәрләр иҗат итәргә кирәк. "Татар җыры"ның максаты башкарак, без бары тик татар телле аудитория өчен эшлибез, дөнья күләменә чыгу омтылышы юк" диде Камил Гәрәев Азатлык соравына.

Гәрәев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасына карата әйтелгән тәнкыйте белән килешүен, әмма "Барс-медиа"ның хосусый ширкәт булганын һәм фестивальнең тулысынча хосусый акчаларга оештырылганын искә төшерде.

"Татар җыры" фестивале быел 17нче тапкыр уздырыла. Быел аны уздыруга 12 млн сум акча тотыла дип әйтелде матбугат очрашуында. Билет бәяләре 4 мең сумнан башлап 8900 сумга кадәр булган һәм алар инде сатылып беткән.

XS
SM
MD
LG