Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекама кешесе полиция бүлегендә кыйналуын белдерә


Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Венер Мәрдәмшин әйтүенчә, аны полиция бүлегенә башына капчык кидереп алып килгәннәр һәм кыйнап бер җинаятьне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.

Венер Мәрдәмшин Нефтекама полиция бүлегендәге кыйнауларга һәм газаплауларга зарлана, дип хәбәр итә "Газаплауларны булдырмау комитеты" ("Комитет по предотвращению пыток").

Мәрдәмшин сүзләренчә, 10 ноябрьдә өеннән чыгып барганда аны дүрт ир кеше тотып ала, башына капчык кидерә һәм кулларына богау салып билгесез бер бинага алып килә. Соңрак моның полиция бүлеге булганлыгы ачыклана. Мәрдәмшин үзен резин таяклар белән кыйнаулары, электрошокер белән газаплаулары, өстәлләр арасына асып куюлары һәм бер ел элек югалган хатынны урлау җинаятен үз өстенә алырга кушулары турында сөйли.

Бу вакытта полиция хезмәктәрләре хәмерле эчемлекләр эчкән һәм эчке эшләр хезмәктәрләре көнен бәйрәм иткән диелә.

Икенче көнне Мәрдәмшинга полициягә бернинди дә дәгъвалары булмавы турында аңлатма язарга тәкъдим иткәннәр һәм хатын-кызның югалуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырдай кеше табуны сораганнар.

Ирнең баш мие селкенгән һәм тәнендә күп төрле җәрәхәтләр барлыгы теркәлгән. Аның хатыны Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгыннан әлегә бернинди дә комментар юк.

XS
SM
MD
LG