Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау егете татар халкының тарихи фотоларын бер архивка туплап бара


Сафаҗәй мәдрәсәсе шәкертләре. Укытучылары - Габделбәр Хәбибуллин. 1907 ел
Сафаҗәй мәдрәсәсе шәкертләре. Укытучылары - Габделбәр Хәбибуллин. 1907 ел

"Иске сурәтләр" дип аталган проект кыска арада бик күп кызыклы тарихи фотолар туплаган. Әлеге архив тарихчылар һәм тикшеренүчеләр эшен шактый җиңеләйтергә мөмкин.

Ташкентта туган, Ижауда үсеп Казанга күчеп килгән Наил Әпсәләмов кызыклы тарихи проект башлаган. Социаль челтәрләрдә ул татар халкының төрле тарихи фотоларын туплап бара. Сурәтләрне кулланучылар үзләре җибәрә. Архивта билгеле затлар да, гади шәхесләр дә күп.

"Мондый төркем башлау фикере үз шәҗәрәмне төзегән вакытта килде. Әби-бабаларымның документларын һәм фотоларын эзләгәндә бабамның бабасының сурәтен таптым. Аның исеме Муллахмәт Әпсәләмов. Ул Иҗауда корал заводында эшләгән, кулак һәм кафтанщик (хезмәт каһарманы) булган. Аның фотосы 1900 елларда ясалган һәм бүгенге көнгә кадәр А4 форматында яхшы хәлдә сакланган", дип сөйләде Азатлыкка проектның авторы Наил Әпсәләмов

Муллахмәт Әпсәләмов
Муллахмәт Әпсәләмов

Шуннан соң аның әби-бабаларының тарихи фотоларына игътибары арткан. "Татар халкы тарихын өйрәнә башладым, аеруча XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы чорын. Ул вакыт милләтнең үзенчәлекле үсеш вакыты – мәчет-мәдрәсәләр төзелә, татарлар бик күп өлкәдә төрле уңышларга ирешә", ди Наил.

Наил төркемне башта Вконтактеда алып бара башлый. Беренче фотоларны урнаштыргач, кулланучылар репостлар ясый һәм төркемнең язылучылары арта. Хәзер проект Фейсбук һәм Инстаграмда да бар, анда язылучылар саны күбрәк. Инстаграмда төрле дин әһелләре дә проектны күзәтеп бара. Мәсәлән, фотоларга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин лайклар куеп бара. "Бу минем өчен куаныч һәм горурлык", ди Наил.

Йосыф Акчура һәм Ататөрек (артта).
Йосыф Акчура һәм Ататөрек (артта).

Төркемгә язылучылар өйләрендә тапкан иске фотоларын җибәрә һәм еш кына кем сурәтләнгәнен белми дә. Күпчелеге XIX гасыр ахыры - XX гасыр башына карый. Фото җибәрүчеләрнең күпчелеге яшьләр, ди проектның авторы. Хәзер архивта өч йөздән артык сурәт бар һәм ул көн саен 2-3 яңа сурәткә күбәеп тора.

Гали Сарыбаев, оча торган аппарат уйлап табучы.
Гали Сарыбаев, оча торган аппарат уйлап табучы.

XS
SM
MD
LG