Индонезиянең төньяк-көнбатышындагы Суматра утравында 6,5 дәрәҗәдәге җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 102 кешегә җиткән дип хәбәр итә Reuters. Агентлык мәгълүматларына караганда, яраланучылар саны 700дән арткан, ә меңнәрчә кеше йортсыз калган. 3,2 меңнән артык кеше утрауда оештырылган эвакуация үзәкләренә күчерелгән.
Суматра утравындагы зилзилә 7 декабрьдә кичке сәгать 10 тирәсендә теркәлгән. Тетрәүнең үзәге Банда-Ачех шәһәреннән 92 чакрымда, 10 чакрым тирәнлектә булган. Пидиджай һәм Пиди районнарында 125 йорт, 105 кибет, 14 мәчет җимерелгән диелә.
Коткаручылар хәрәбәләр астыннан кешеләрне эзләүне дәвам итә.