Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар өчен татар телендә телеканал эшли башларга мөмкин


Рәмилә Сәхәбетдинова
Рәмилә Сәхәбетдинова

Телеканал тәүлек әйләнәсенә татар телендә эшләячәк һәм татар телен өйрәтүгә басым ясаячак.

Татарстанда татар телендә балалар телеканалы ачылырга мөмкин. Бу хакта бүген Казан Кирмәнендә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә республикада татар телен үстерүгә багышлаган утырышта белдеределәр.

Белгечләр фикеренчә, Татарстан балаларына татар телендә сыйфатлы телевизион канал кирәк, диелә Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

"Яшь ТНВ" каналының балалар һәм яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәхәбетдинова Азатлыкка белдерүенчә, телеканал 24 сәгать дәвамында татарча гына сөйләячәк. "Үз тапшыруларыбыз да була, ләкин күбрәк татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар, тапшырулар планлаштырыла. Төп басым татар телен өйрәтүгә юнәлтеләчәк. Үзебез әзерлгән "Бергәләп өйрәник" тапшыруы көн саен чыгачак", ди Рәмилә Сәхәбетдинова. Монан тыш белем бирү, тарихка багышланган тапшырулар да күрсәтеләчәк, әлеге вакытта "Яшь ТНВ"да чыгып килүче грантлар исәбенә төшерелгән тапшырулар да керер дип көтелә. "Яшь ТНВ" җитәкчесе сүзләренчә, телеканалның концепциясе Татарстан мәгариф министрлыгы, Казан федераль университет, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә эшләнә. Язучылар берлеге белән дә сөйләшүләр алып барыла.

Телеканалның кайчан эшли башлары әлегә билгеле түгел.

Сентябрь аенда уздырылган матбугат очрашуында Данил Гыйниятов"“Бүгенге көндә "Яшь ТНВ" язмышы хәл ителә. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, аның каршында эшләүче иҗтимагый шура бу хакта фикерләшә, аларның утырышлары уза. "Яшь ТНВ"ның аерым канал итеп эшләү тәкъдимен Татарстан президенты хупласа, бюджеты расланса, канал булачак", дип белдергән иде.

Башкортстанда "Тамыр" балалар телеканалы эшләп килә. Кырымтатар балаларының "Лалә" телеканалы бар.

XS
SM
MD
LG